Җырчы Әлфинә Әзһәмовага бер солдат Яңа ел белән котлап смс-хәбәр җибәргән. Җырчы аны статусларына урнаштырган.
«Әлфинә апа, сезне Яңа ел белән. Бөтен рота сезнең җырларны ярата. Мин службада. Мин сезне яратам, җырчы сандугачым минем», – дип матур итеп язган ул. Аның махсус операциядә катнашучымы, әллә инде хәрби хезмәттәге егетме икәнлеге билгеле түгел. Авасындагы фотода да ул хәрби киемнән.