news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлфинә Әзһәмова яшь чактагы видеосын күрсәтте. Җырчының мондый вакытын хәтерлисезме?

news_top
Әлфинә Әзһәмова яшь чактагы видеосын күрсәтте. Җырчының мондый вакытын хәтерлисезме?
социаль челтәрләр

Әлфинә Әзһәмова социаль челтәрдәге сәхифәсендә 1998 елда яздырылган видеотасма күрсәтте. Ул анда яулыклы әби, бер кечкенә малай һәм ир-ат каршында (гаиләсе булса кирәк) үзенең иң популяр җырларының берсе – «Каршыма килсәң иде»не башкара.

Видеода Әлфинә Әзһәмовага 36 яшь. Җырчының күзләре ут чәчеп тора, үзе шундый сөйкемле итеп елмая.

Әлфинә Әзһәмованың мондый вакытын хәтерлисезме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар