Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфинә Әзһәмова: «Ул көннәр дә әкренләп килер инде, яшәрә бармыйбыз»

news_top_970_100
Әлфинә Әзһәмова: «Ул көннәр дә әкренләп килер инде, яшәрә бармыйбыз»
Фото: Әлфинә Әзһәмова аккаунтыннан

Әлфинә Әзһәмова «Ирек мәйданы» газетасына соңгы вакытлардагы яңалыклары турында сөйләгән:

– Гел юлда мин. Әлегә өйдә генә утырырга иртәрәк кебек. Ул көннәр дә әкренләп килер инде, яшәрә бармыйбыз. Сәламәтлек булса, эшләп йөрергә мөмкин. Узган атнада поезд белән Мәскәүгә киттем, аннан Чиләбегә юл тоттым. Хәзер аерым концертлар бик куйганым юк. Оештыру мәшәкатьле, чыгымлы, нервларның да чыдам булуы кирәк. Бер уңай ягы бар: анда тамашачы нәкъ менә сиңа дип килә. Чакырган җиргә генә барам. Банкет кына түгел, хәтта дискәтүкләрдә чыгыш ясарга заказ күп килә. Оныклар әбисе бит инде мин, картайтмыйлар үземне (көлә). Эстрадада ныклап 20 еллап иҗат итәм. Әмма һаман шул бер җыр – «Төнге урам» өчен чакыралар. Соңгы араларда «Яратам» дигән җыр яздырдым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100