Әлфинә Әзһәмова «Төнге урам» җырының тарихын сөйләгән: «Мин җырлаганга ышанмадылар»
Популяр җырчы Әлфинә Әзһәмова «Татар радиосы»на биргән интервьюсында «Төнге урам» җырының тарихын исенә төшергән.
«Элек кассета җыя торган гадәтебез бар иде бит. Автор-башкаручы Мөдәррис Газетдиновның кассетасын сатып алып тыңлый башладым. Әйләндерәбез дә тыңлыйбыз, әйләндерәбез дә тыңлыйбыз, бөтен җырлары да ошый. Бик күп җырлары инде таныш. Шуннан соң таныш булмаган җыр башланды – «Төнге урам». Ошый инде! Әйләндерәм дә тыңлыйм, әйләндерәм дә тыңлыйм. Авторны эзләп таптым да, сезнең җырны җырласам буламы, дип сорадым. Сез профессиональ җырчымы, әллә үзешчәнме, дип сорады. Юк, мин мондый гына, дидем. Җырла, диде», – дип сөйләде Әлфинә Әзһәмова.
Җырчы әлеге җырны яздырып, «Күңел» радиосына биргән. Анда бу җырны Әлфинә Әзһәмова башкаруына ышанмаганнар. «Җырлап күрсәтергә туры килде», – дип искә ала ул. Җырны алдылар, куя башладылар, халык тыңлый башлады, сорый башлады, аннары базарда «пират» кассеталары китте, дип сөйли ул.