news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлфинә Әзһәмова: «Серләр сөйли торган дусларым юк һәм булмасын да»

news_top
Әлфинә Әзһәмова: «Серләр сөйли торган дусларым юк һәм булмасын да»
социаль челтәрләр

«Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында җырчы Әлфинә Әзһәмова якын дуслары булмавы хакында әйткән.

«Үз-үзегез белән генә калып сөйләшүләр, диалоглар еш буламы сезнең?» – дип сораган аннан тапшыруының алып баручысы Роза Хәйруллина.

«Әлбәттә була инде. Үзем генә калып, уйланганым бар. Минем алай кешеләр белән урталашып, кешеләргә сөйләгәнем юк. Бөтен нәрсә үземдә кала, проблемаларны үзем чишәм», – дигән ул.

«Тормышта тугры сердәшчегез бармы?» дигән сорауга җырчы: «Андый кешеләрем юк. Сөйләшеп йөргән дуслар бар, гаилә дуслары. Ә серләр сөйли торган дуслар миндә юк, булмасын да. Бик авыр мизгелләр, киңәш кирәк булган очракларда минем гаиләм бар. Тормыш иптәшем, ике улым бар. Алар белән сөйләшәм, чит кешеләргә бернәрсә дә чыгарганым юк», – дигән Әлфинә Әзһәмова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар