Җырчы Әлфинә Әзһәмова Линар Закиров алып баруындагы «Мәскәүчә» тапшыруында киленнәре белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булуы һәм чит илләргә һәрвакыт киленнәре белән бергәләп йөрүе хакында сөйләгән.
Балалар өйләнешү белән аларның араларына керергә ярамый. Малайларыңны үстергәнсең икән инде, аларны «очыртып» җибәрергә кирәк. Һәрбересенең үз гаиләсе, һәм малаеңны киленнәрдән көнләшмәскә кирәк.
Ә киленнәрем белән ни өчен чит илләргә йөримме? Чөнки алар мине үзләре белән алырга яраталар. Ни өчен яратканнарын белмим. Мин дә алар белән йөрергә яратам, чөнки киленнәр инглиз телен беләләр. Чит илгә баргач, нәрсә кирәк? Иң беренче тел белү, инглиз теле кирәк. Алар күп белмәсәләр дә сөйләшәләр. Без бер-беребезне тулыландырабыз. Алар минсез бармый, мин аларсыз бармыйм.
Соңгы тапкыр Төркиягә бардык, – дип сөйләгән Әлфинә Әзһәмова.