news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлфинә Әзһәмова легендар «Онытмаган» җырын дуэтта яздырган. Кем белән?

news_top

Әлфинә Әзһәмова үзенең легендар «Онытмаган» җырын яңарткан. Ул аны Элвин Грей белән дуэтта башкарачак. Җыр шушы көннәрдә дөнья күрә. «Онытмаган» – инде тарих. Һәм без аны бик тиздән яңадан язачакбыз», – дип тәкъдим итте ике артист. Алар җырга рилс яздырган.

Әлеге яңалыкка реакцияләр дә бик күп булган. Санаулы сәгатьләр эчендә 500дән артык комментарий язып калдырганнар.

Язылучыларының бер өлеше артистларны мактый, рәхмәт сүзләре җиткерә. «Искиткеч. Кечкенә чагымда әни бу җырны башкара иде. Хәзер исә үзем тыңлап йөриячәкмен. Рәхмәт сезгә», «Шәп дуэт килеп чыккан. Мин сезнең өчен шат», «Яңартуыгыз әйбәт булган. Яшьләр элекке авторларны да беләчәк», – диләр.

«Нигә балачак җырыбызны боздыгыз?», «Әлфинә апага да барып җиткән инде...», «Әлфинә апа бу җырны Радиктан башка матуррак җырлый. Гафу, ләкин бу минем фикер. Элекке версиясе шәп бит», «Бу җырны яңартып яздырырга кирәкми. Оригиналына тиңнәр юк», «Тиздән әлеге җырны бүлешә башлаячаклар. Уразова очрагындагы кебек», – дип тәнкыйтьләүчеләре дә күп булган.

Әлфинә Әзһәмованың инде күптән атказанган исеме алырга лаек артист булуын да билгеләп үткәннәр.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 15 апрель 2026
    Исемсез
    Шундый усал итеп җырлый Әлфинәкәй,әйтерсең Радикның аңа әҗәте бар...
  • 15 апрель 2026
    Исемсез
    Атказанган артист исемен бирүнең берәр кагыйдәсе булырга тиештер бит инде. 100 тапкыр сәхнәдән халык алдында җырлаган һәркемгә бирергә кирәктер ул исемне. Аннан шулар арасыннан нота белгән, җырлый белгән, җырчы, я музыкант дипломы булганнарны чүпләп алып, халык артисты исемен бирергә кирәктер.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар