news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлфинә Әзһәмова бүген Андрей Малахов тапшыруында чыгыш ясый

news_top
Әлфинә Әзһәмова бүген Андрей Малахов тапшыруында чыгыш ясый
Фото: © «Татар-информ»

Танылган җырчы, элекке «КамАЗ»чы Әлфинә Әзһәмова бүген «Россия-1» федераль каналында чыгыш ясаячак. Ул Андрей Малаховның «Песни от всей души» (12+) тапшыруында татарча «Төнге урам», русча «Не надо печалиться» җырларын башкарачак. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Искәртеп узабыз: үзенчәлекле шәрык тембрлы Әлфинә Әзһәмова иҗатында 100дән артык җыр бар. Ул озак еллар «КамАЗ»да эшли, 40 яшендә тормышын кинәт үзгәртеп, беренче тапкыр сәхнәгә чыга. Кыска вакыт эчендә ул популярлык яулады.

«Песни от всей души» тапшыруы эфирга 14 сентябрьдә 17:50 сәгатьтә чыгачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар