Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алексей Смольков, «Ситилинк»: Безнең кулланучылар электроника кирәк булганда кая барасын белә

Электрон дискаунтерның эшчәнлеге һәм алдагы планнары турында “Ситилинк”ның Татарстандагы һәм Удмуртиядәге идарәче директоры Алексей Смольков сөйләде.

news_top_970_100
Алексей Смольков, «Ситилинк»: Безнең кулланучылар электроника кирәк булганда кая барасын белә
Ни өчен электрон дискаунтерларның тауар биреп җибәрү үзәкләрендә витриналар да, реклама да юк, кайсы тауарларны күбрәк интернетта сатып алалар, “Ситилинк” корпоратив клиентларга кайсы ягы белән кызыклы — болар турында без “Ситилинк” электрон дискаунтерының Татарстандагы һәм Удмуртиядәге идарәче директоры Алексей Смольков белән сөйләштек.

- «Ситилинк» 2008 нче елдан бирле эшли. Әйдәгез, электрон дискаунтерның тарихы нидән башланганын искә төшереп узыйк.

- Без илдә икътисадый кризисның нәкъ кызган вакытында ачылдык. Тик тотрыксызлык вакыты безгә яхшы этәргеч булды. Гомумән, кризис ул электрон сәүдәне үстереп кенә җибәрә. Онлайн сатулар базары торган саен киңрәк җәелә, бу базарга төрле “тетрәнүләр” дә азрак тәэсир итә. Онлайн сатулар оффлайн сату әйләнешенең торган саен зуррак өлешен “ашап” бара. Гомумән, кризис безнең эшләү стилен шунда ук билгеләде — булдыра алган бар нәрсәне оптимальләштерергә һәм автоматлаштырырга.



- Казанда сез 2011 нче елдан бирле эшлисез, Чаллыда узган елны тулы форматлы кибет ачтыгыз, ике республикада да товар биреп җибәрү үзәкләре бер-бер артлы ачылып килә. “Ситилинк” бүген кайсы төбәкләрдә эшли?

- «Ситилинк» бүген — 36 тулы форматлы кибет һәм 250 шәһәрдә урнашкан 400 гә якын тауар җибәрү үзәкләре. Без хәзер бөтен ил буйлап эшлибез — Мәскәүдән алып Красноярскига кадәр. Үзәк, Идел буе, Төньяк-Көнбатыш, Себер, Урал һәм Көньяк федераль округларны колачлыйбыз.

Ә инде Татарстандагы һәм Удмуртиядәге бүлекләребезне алсак, без бу төбәктә дә яхшы гына эшләп киләбез. Бүгенге көндә Казанда 1 тулы форматлы кибет-склад, 6 “Ситилинк-мини” тауар җибәрү пунктлары эшли, тагын 8 шундый үзәк республиканың башка шәһәрләрендә урнашкан. Ижевскида 1 тулы форматлы кибет һәм республиканың төрле шәһәрләрендә дүрт “Ситилинк-мини” пунктлары бар. Йошкар-Олада 2 “Ситилинк” пункты эшли. Ә инде алдагы ел ярым эчендә без тагын да биегрәк үрләргә күтәрелергә җыенабыз. Казанда тагын бер кибет-склад ачачакбыз, Зәйдә, Буада, Әгерҗедә тауар җибәрү пунктлары ачыла. Удмуртиядә 3 «Ситилинк-мини» пункты эшләп китәчәк. Шулай ук без Киров өлкәсе белән ныклап эшләргә җыенабыз, анда 1 зур «Ситилинк» һәм 4-5 «Ситилинк-мини» булачак. 

- Чыннан да, «Ситилинк» бөтен ил буйлап пунктлар челтәрен җәелдергән. Ә терминаль сәүдә итү үзәкләре ничек эшли?

- “Терминал аша сату итү үзәкләре” дип без үзебезнең тулы форматлы кибет-складларыбызны атыйбыз. Аларның гомуми мәйданы хәзер 80 000 метр квадраттан да артып китте. Ни өчен алар “Терминаль сәүдә үзәкләре” дип атала? Чөнки аларда кешеләр күнеккән тауар чыгарып тезелгән киштәләр юк. Бу кибетләр мәйданының 20 проценты тирәсе сатып алучыга хезмәт күрсәтү зонасы булып тора, монда заказлар белән идарә итү өчен электрон терминаллар урнашкан. Ә 80 процент тирәсе мәйдан тауар саклана торган урын, ул объект мәйданының зурлыгына карап 8 меңнән алып 15 меңгә кадәр төр исемдәге тауар сыйдыра ала. Безнең барлык кибетләребез дә урыннардагы тарату-өләшү үзәкләре буларак эшли. Болай итү безгә заказларны төбәк буйлап тиз арада китереп җиткерү мөмкинлеге бирә, ә инде кибет-склад урнашкан шәһәрләрдә тауарныны кайтартып та торасы юк, ул кибеттә һәрвакыт бар.

Теләгән әйберен кибеткә килеп, шунда ук сатып алу мөмкинлеге булу кешеләргә бик уңайлы дип саныйбыз.


Без, әлбәттә, беренче чиратта - интернет-кибет (заказларның 80 проценты безнең интернет-сәхифә аша ясала), шуңа да онлайн-сатучы буларак, без сатып алучыларга киң ассортимент, түбән бәяләр, тиз арада китереп җиткерүне тәкъдим итә алырга тиеш. «Ситилинк» витринасы - безнең citilink.ru сәхифәсе һәм кибетләрдәге электрон терминаллар. Аларда безнең бар ассортимент урын алган, ә бу 50 000 исемдәге тауар дигән сүз. Тагын нинди витрина шул кадәр тауар сыйдыра ала? Ә безнең витринаның чиге юк.

- Ә инде тауар биреп җибәрү пунтларына килгәндә, сезнең анда витриналар да юк, тулы форматлы кибетләргә караганда хезмәткәрләр дә азрак. Нинди максат белән сез шул юлдан барасыз?

- Чыннан да, сез хаклы: безнең «Ситилинк-мини» пунктлары чынлыкта тауар биреп җибәрү тәрәзәләре ул. Аларда тауар запасы юк һәм хезмәткәрләр дә күп түгел. Аларның бурычы — заказларны сатып алучыга биреп җибәрү һәм кирәк булганда заказ кабул итү. Заказны биреп җибәрү пункты булу ул интернет-кибетнең сатып алучылар соравына җавабы. Шул рәвешле «Ситилинк» үз клиентына якынрак була бара, чөнки кешегә үз заказын эшкә барышлый яисә кайтышлый үзенә уңайлы вакытта якындагы пункттан кереп алу курьер көтеп вакытын җайлап торуга караганда җиңелрәк. Бүген күпләр тауарны нәкъ менә шушы юл белән алуны кулайрак күрә. Бу күренеш гадәти клиентларга да, корпоратив клиентларга да хас.



Заказны үзең алып китү чыннан да шулай киң таралганмы?

- Үзегез бәяләп карагыз: бөтен заказларның 57 процентка якынын сатып алучылар безнең кибет-складлардан үзләре алып китә, 33 проценты кешеләргә тауар җибәрү пунктларында тапшырыла, һәм бик аз өлеше генә адреслы илтеп бирүгә кала. Ниндидер кәнәгатьсезлек очраклары булганда, китереп бирү пунктына яки тулы форматлы кибеткә мөрәҗәгать итәләр. Өстәвенә даими сатып алучылар өчен тауарны кайтару вакыты стандарт вакыттан бераз озаграк.

- Сез “Ситилинк” “мөмкин булганча оптимальләштерү һәм автоматлаштыру” юлыннан бара дидегез. Бу принцип нәрсәне аңлата?

- Дөрес, бөтен бизнес-модель, челтәр үзе кебек үк, күптән җайга салынган һәм күп тапкырлар сыналган. «Ситилинк» - тауарны базардагыдан түбәнрәк бәягә сатучы челтәр. Бәяләр шулай арзан булсын өчен без нишлибез? Нәкъ менә бөтен эш барышын оптимальләштерәбез, автоматлаштырабыз. Кул эше мөмкин кадәр азрак файдаланыла. Сатып алуларның иң зур өлеше — безнең интернет-сәхифә аша заказлар. Бөтен кибетләрнең дә уртак витринасы интернет булганлыктан, безнең тулы форматлы кибетләрнең залларында витриналар юк һәм сатучылар да, классик берәмләп сату кибетләренә караганда, күпкә кимрәк. Рекламага җибәрә торган акчаларны без шул ук интернетта тотабыз, тышка чыгармыйбыз һәм массакүләм мәгълумат чараларында да реклама уздырмыйбыз.

Моннан тыш, бизнесның киң колачлы булуы аркасында тауар китереп торучы фирмалар да безгә уңайлырак шартлар тудыра. Бу чынлыкта җитди фактор, ул, шул исәптән, бәяләрнең сатып алучыга ошардай булуына да тәэсир итә, хезмәттәшлек һәм эш өчен уникаль шартлар бирә, зур күләмле заказлар алырга ярдәм итә. Гомумән алганда, «Ситилинк» - чыгымнар буенча бик “коры” компания.


- Баштарак «Ситилинк»ка хосусый затлар кызык иде, ләкин сез корпоратив клиентларны да җәлеп итә алдыгыз. Сөйләгез әле, кайчан b2b-канал, ягъни  «business to business» каналы ачарга карар бирдегез?

- Корпоратив сектор белән 2011 нче елның башыннан эшли башладык. Асылда Казанда беренче “Ситилинк” ачылу белән үк. Моны безнең даими клиентларыбыз сорады, алар үз компанияләре өчен сатып алулар белән кызыксына иде. IT-тауарларда махсуслашкан булуыбыз, төбәкләрдә җайга салынган логистика b2b каналы өчен яхшы нигез булып чыкты. Соңгы ике ел эчендә без күп кенә әйберләрне камилләштердек, болар безгә юридик затлар белән эшләүнең бөтен процессын диярлек автоматлаштырырга мөмкинлек бирде. Моның белән без әлеге сегменттагы көндәшләр арасында аерылып торабыз. Клиент тауарны сайлауга һәм сатып алуга мөмкин кадәр азрак вакытын сарыф итәргә тели, шушы шартларны үти алган компанияне ул һәрвакыт якын итәчәк.

- Бу вакыт аралыгында нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?

- Нәкъ менә “Ситилинк” турында сүз алып барганда, b2b каналы үсеш алсын өчен әллә нинди кыенлыклар юк. Без сайлап алган, физик кибетләр булуны күздә тоткан үсеш моделе республика бизнесын җитди кызыксындырды. Монда “Ситилинк”ның зур ассортимент тауар тәкъдим итә алучы федераль компания булуы да, бәяләрнең арзанлыгы, тауарны сатып алучыга тиз арада китереп бирү, көнкүреш техникасы һәм электроника сатуда тирәнтен экспертлыгы булган, гарантияле һәм гарантиядән соң хезмәт күрсәтә алучы компания буларак “Ситилинк”, һичшиксез, бу төбәк компанияләре өчен кызыклы партнер. Ә инде төп өстенлегебез — тауарның “хәзер һәм монда” булуы: ахыргы сатып алучыга да, интеграторга да ул заказ биргән тауар төгәл вакытында китереләчәген белеп тору бик мөһим.

Бәлки бу b2b юнәлеше үсеше тизрәк тә барган булыр иде, ләкин сатып алучыларның күбесе безнең дискаунтерны бары берәмләп сатучы кибет дип кенә уйлый. Ягъни күпләр безнең оешмалар белән эшләгәнебезне белми дә, ә безнең партнерга әйләнгән юридик затлар өчен бездә өстенлекләр программасы да бар, шулай ук төрле тауар акцияләре дә уздырабыз. Бу стереотип әлегә юкка чыкмады, әмма без моның өстендә эшлибез.

- b2b юнәлеше үсешендә нинди уңышларга ирешә алдыгыз?

- Ситилинк» сайтында мөмкин кадәр уңайлы B2B-кабинетлар бар, аларда юридик затның бөтен сатып алулары тарихы чагыла, ә документлар әйләнеше автоматлаштырылган — счет төзү, ышаныч кәгазе бирү онлайн режимда бара, моннан тыш, клиент үз интернет-бүлмәсендә заказларының торышы турында даими хәбәр алып тора, тауарны төяп җибәрү өчен кирәкле документларны, тауарның серия номерларын һәм башкаларны теләсә-кайсы вакытта интернеттан йөкләтеп алырга мөмкинлек бар.  Бу документларны кулдан тутырып, язып торасы юк, алар үзеннән-үзе эшләнә, димәк, тутырганда хаталар да азрак китә, сатып алучының вакыты да кимрәк сарыф ителә.

Корпоратив клиентлар белән эшләгәндә һәрберсенә аерым игътибар биреп, һәр очрак өчен үз чишелешләрен табу мөһим. Һәр компаниянең яки предприятиенең үзенчәлекләрен һәм ихтыяҗларын белергә, алай гына да түгел, эшчәнлекләре нинди сферага караган булса да, һәрберсен аңларга кирәк. Шуңа күрә безнең инженер бүлеге бар, ул техник бирем буенча компанияләр өчен компьютер һәм сервер чишелешләре җыю белән шөгыльләнә. Безнең әйдәп баручы күп кенә тауар куючы компанияләр белән күп еллык һәм нәтиҗәле партнерлыгыбыз бер төркем тауарларны куюга аерым шартлар булуын күздә тота, b2b сегменты бу тауарларга аеруча мохтаҗ, ә без, үз чиратыбызда, сатып алучыларга аларга бик файдалы бәяләр тәкъдим итәбез. Алай гына да түгел, безнең компаниядә менеджерларның тулы бер штаты корпоратив сатып алучылар белән эшли. Алар b2b-партнерларны “Ситилинк” белән аралашу башыннан бирле алып баралар. Шәхси менеджер күп сорауларны хәл итүдә булыша ала, болар документлар хәрәкәте, түләү, дөрес техник бирем кую белән бәйле булырга мөмкин. Узган елда без дәүләт компанияләре белән эшли торган тендер бүлеге булдырдык, бу компанияләр сатып алуларны бары тик электрон мәйданчыклар аша гына уздыра ала. Бу бик катлаулы базар, әмма без аның үзенчәлекләрен бик актив өйрәнәбез.



- Лояльлек программалары файда китерәме, ничек уйлыйсыз?

- Акыллы һәм дөрес итеп оештырылган лояльлек программалары ярдәмендә очраклы сатып алучыларны даими партнерларга әйләндерергә була, шуңа күрә алар клиентларның теләсә кайсы категорияләре белән эшләгәндә дә яхшы нәтиҗә бирә. Ләкин монда да үзенчәлекләре һәм нечкәлекләре бар. Челтәрдә юридик затлар өчен махсус төзелгән лояльлек программасы эшли. Ул һәр клиентның сатып алулары күләме һәм тарихына бәйле рәвештә тауарларга һәм хезмәтләргә аерым бер шартлар тәкъдим итә. «Ситилинк»та нәкъ менә корпоратив сатып алучылар өчен акцияләр даими уза.

- Гарантия вакытында һәм гарантиядән соңгы хезмәт күрсәткәндә корпоратив клиентларга нинди өстенлекләр бирелә?

Һичшиксез, гарантия бурычлары кысаларында без барлык клиентларга да һөнәри ярдәм күрсәтәбез. Тик шул ук вакытта лояльлек программасында катнашучы компанияләргә сатып алынган тауар белән эшләгәндә өстәмә хезмәтләр дә тәкъдим ителә: мәсәлән, алар кайсы ягы беләндер килешмәгән техниканы 14 көн эчендә кире кайтарып бирә алалар.

- Кайсы тауарларны корпоратив клиентлар аеруча теләп сатып ала?

- Безнең корпоратив клиентларның төп өлеше — кече һәм урта бизнес вәкилләре, аларга хезмәткәрләренә эш урыннарын җиһазларга кирәк, моннан тыш, бу техниканы эшләтеп тоту, кирәк булса, төзәтү дә таләп ителә. Боларга бәйле рәвештә, иң күп сатыла торган 5 төп тауар категриясе бездә - гадәттәгечә, ноутбуклар, компьютерлар, комплектлаштыручылар, оргтехника, телевизорлар.]Шулай ук техниканы электр чыганагына тоташтырганда янып чыкмасын өчен саклау чаралары, техника эшләткәндә тотыла торган, сарыф ителеп торучы материаллар да күп сатыла. b2b каналында шулай ук көнкүреш техникасы сатулар да үсә — суыткычлардан башлап тостерларга кадәр.

- Алдагы бер-ике елга нинди планнар корасыз, шул исәптән b2b юнәлеше буенча да?

- Безнең компаниянең, илнеке кебек үк, 2020 нче елга үз үсеш стратегиясе бар. Ул безгә үз акчаларыбызны кулланып үсеш алырга мөмкинлек бирә, һәм логистика үсешен, продуктлар үсешен һәм сервислар үсешен үз эченә ала. Безнең бүлекнең бу стратегия кысаларында шушы алда санап кителгән юнәлешләрнең барысы буенча да шактый кыю планнары бар.

Әгәр b2b турында әйтсәк, аның нәтиҗәләре белән без кәнәгать. Төбәкнең күп кенә учреждениеләре һәм компанияләре өчен «Ситилинк» техника куючы төп компаниягә әверелде. Безнең кулланучылар электроника кирәк булганда кая барырга икәнен төгәл белә. Соңгы ярты ел эчендә бездән Татарстан һәм Удмуртиянең 4 000 нән артык оешмасы сатып алды. Безнең бүлекнең сату әйләнешендә корпоратив клиентларга 28 процент өлеш туры килә. Бу каналда сатулар үсеше быел 28 процентка, клиентлар саны 25 процентка артты. Бу юнәлештә алдагы планнар нинди? Үсәргә.

«Ситилинк» — интернет-сәүдә өлкәсендә Россиядә әйдәп баручы компанияләрнең берсе, ул 2008 нче елдан бирле эшләп килә. Компания үзен көнкүреш техникасы һәм электроникасының электрон дискаунтеры дип билгели. Бүген «Ситилинк» 3 тарату-өләшү үзәге, 36 кибет-склад, һәм 400 “Ситилинк-мини” заказларны биреп җибәрү пунктыннан тора.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100