Алексеевскийда юл һәлакәтендә үлгән дүрт кызны соңгы юлга озаттылар
Алексеевскийда юл һәлакәтендә үлгән дүрт кызны соңгы юлга озаттылар
15 февральдә Алексеевский районында дүрт кешенең үлеменә китергән куркыныч юл һәлакәте булды. Казан-Оренбург юлында 17.20 сәгать тирәсендә ВАЗ автомобиле рулендәге 18 яшьлек кыз тизлекне арттырып каршы юл полосасына чыга һәм КАМАЗ машинасы белән бәрелешә.
Фаҗига нәтиҗәсендә ВАЗ автомобиленең йөртүчесе һәм салондагы 3 пассажир кыз шунда ук һәлак була. 2 пассажирга 18, берсенә 20 яшь булган. Алар өчесе дә Алексеевскидагы аграр колледжда укыган.
Фаҗига нәтиҗәсендә ВАЗ автомобиленең йөртүчесе һәм салондагы 3 пассажир кыз шунда ук һәлак була. 2 пассажирга 18, берсенә 20 яшь булган. Алар өчесе дә Алексеевскидагы аграр колледжда укыган.
http://alekseyevsk.ru/ сайты язуынча, бәхилләшергә килүчеләр шулкадәр күп булган, алар колледжның фойесына сыймаган. Матәм чарасына кызны озатырга килүчеләр колоннасы берничә йөз метрга сузылган.