Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алексеевск Түбән Тигәнәле авылы имамы махсус операциядәгеләргә бармакчалы бияләйләр бәйли

news_top_970_100
Алексеевск Түбән Тигәнәле авылы имамы махсус операциядәгеләргә бармакчалы бияләйләр бәйли
«Подслушано татарлар» төркеменнән

Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылы имамы Габделхәй абый Сабиров махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә бармакчалы бияләйләр белән оекбашлар бәйләп озаткан. Хәзер дә буш вакытын әрәм итми, кышка кергәнче дип, тизрәк җылы әйберләр бәйләргә тырыша. Бияләйләрне исә хәрбиләр өчен махсус җайлаштырып бәйли. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Подслушано татарлар» төркемендә хәбәр ителә.

– 1 ел эчендә 60ар пар бияләй белән оекбаш әзерләп җибәрдек. Бу игелекле эшкә үзебезнең һәм күрше авыллардагылар да кушылды. Бәйләү җепләрен кибеттән дә алабыз, Казаннан волонтерлар оешмасы да җибәрә. Бияләй белән оекбаш эченә: «Исән-сау йөреп кайтыгыз, Габделхәй абыегыздан сәлам», – дип кыска гына хатлар да салып куябыз. Ничек тә ярдәм итәсебез килә, кулдан килгәнчә, булдыра алганча булышабыз, – дип сөйләгән Габделхәй абыйның хатыны Гөлнур апа.

Фото: © «Подслушано татарлар» төркеменнән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100