Татарстанның Алексеевск районында 15 яшьлек егет батып үлгән. Фаҗига бүген көндез Коры Көрнәле авылы янындагы күлдә су коену өчен җиһазландырылмаган урында булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, шаһитлар малайны судан чыгарып, «ашыгыч ярдәм» табибларына тапшырган. Табиблар үсмернең үлемен раслаган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, фаҗиганең сәбәбе – су коену өчен җиһазландырылмаган урында суга керү.
Ни кызганыч, әле күптән түгел генә Чаллыда 15 яшьлек үсмер батып үлгән иде.
Фото: © Россия Гадәттән тыш министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе