news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Александр Терентьев Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайланды

news_top
Александр Терентьев Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайланды
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Иҗтимагый палатасының яңа рәисе итеп Александр Терентьев сайланды. Моңа кадәр ул Татарстан Дәүләт Советында Татарстан Рәисенең тулы вәкәләтле вәкиле вазифасында иде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Әлеге карар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган VIII чакырылыш Иҗтимагый палатаның беренче утырышында кабул ителде.

Терентьев кандидатурасын Иҗтимагый палата әгъзалары бертавыштан хуплады. Ул Иҗтимагый палатаны 6 ел дәвамында җитәкләгән Зилә Вәлиеваны алыштырды.

«Җәмгыять актив эшләргә, үз инициативаларын кертергә тиеш. Иҗтимагый палата – сайланганнар гына җыелган урын түгел, ә төрле иҗтимагый оешмаларны бер мәйданга туплау мөмкинлеге. Гражданнар мәнфәгатьләрендә эшне консолидацияләү мөһим», – диде журналистларга Александр Терентьев.

Ул Зилә Вәлиеваны зирәк, тәҗрибәле җитәкче дип атады һәм Иҗтимагый палатаның 20 ел эчендә ирешкән зур уңышларын билгеләп үтте.

  • Дәүләт Советында Татарстан Рәисенең тулы вәкаләтле вәкиле вазифасын Сәфәровка йөкләделәр, дип язган идек.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Андый урынга ике телне дә белгән кеше куелырга тиеш. Зилә Вәлиева кебек кешеләр булмас инде. Аңа да ял кирәк анысы. Рәхмәт аңа, алдыгызда баш иябез!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар