Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Александр Ревва бер хатынга дүртенче тапкыр өйләнгән

Туй тантанасы Мальдив утрауларында узган.

news_top_970_100
Александр Ревва бер хатынга дүртенче тапкыр өйләнгән
https://www.instagram.com/angelikarevva

Шоумен, «Утомленные солнцем» КВН командасы уенчысы, Comedy Club резиденты, Артур Пирожков исеме белән чыгыш ясаучы комик 45 яшьлек Александр Ревва 45-летний Александр Ревва тагын өйләнде. Мальдив утрауларында узган туй тантанасы төшерелгән видеоны ул Инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

Ревва шул бер үк хатынына дүртенче тапкыр өйләнә. Артистның хатыны, дизайнер Анжелика Ревва да бу турыда социаль челтәрләрдә яза.

«Мин тагын хатын булдым, инде дүртенче тапкыр», — дип яза ул.

Тантанада кунаклар чакырмаганнар. Ревваларның унөч яшьлек кызы Алиса һәм алты яшьлек Амели гына булган.

Анжелика белән Александр беренче тапкыр 2007 елда өйләнешкән булган. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100