Александр Градский үлгән
РФ халык артисты, җырчы, композитор Александр Градский бүген төнлә үлгән. Аңа 72 яшь булган.
Бу турыда aborgradsky аккаунты инстаграмда хәбәр иткән. «Александр Борис улы вафат… Эпоха китте… Рәхмәт аңа иҗаты өчен… Ул мәңге безнең йөрәкләрдә калачак», — дип язганнар.
Шушы көннәрдә артистны хастаханәгә салган булганнар. Инсульт кичергән дип фаразлыйлар. Гомумән, соңгы арада, коронавирус белән чирләп алганан соң, аның сәламәтлеге нык какшаган булган.
Александр Градскийның тамашачысы өчен бу бик зур югалту. «Кызганыч, яшәрлек, иҗат итәрлек кеше иде бит әле», «Эх, легендаларыбыз китеп тора…», «Әй, Ходаем, бер-бер артлы нинди шәхесләр китә арабыздан», «Чын талант иясе иде», «Хуш, маэстро», — дип язганнар, һәм артистның якыннарына сабырлык, түземлек теләгәннәр.
Александр Градскийның урыны оҗмахта булсын, тыныч йокласын. Амин.