news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Александр Гордон үзеннән 30 елга яшьрәк дүртенче хатыны белән аерылышты

Беренче каналда «Мужское/Женское» тапшыруын алып баручының яшь хатыныннан ике улы бар.

news_top

Телевидение алып баручысы Александр Гордон дүртенче хатыны белән дә аерылышкан. Бу турыда Мәскәүнең Пресненский судының матбугат хезмәтенә сылтама белән «СтарХит» хәбәр итте.

Нозанин Абдулвасиева иреннән 30 елга яшьрәк. Александр Гордон 2014 елда дүртенче тапкыр өйләнә. Аңа бу вакытта 50 яшь, хатыны Нозанин Абдулваисевага исә 20 яшь була. Бергә яшәгәндә аларның ике улы - Александр һәм Федор туа.

Быел июньдә Нозанин аерылышу турында судка гариза бирә. 17 июльдә суд аларны аерган. 

Ир белән хатын акча һәм алиментлар мәсьәләсен үзләре хәл иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар