Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әлеге клипта бөтен төркемемне күрә аласыз» – Рифат Зариповтан өр-яңа клип

news_top_970_100
«Әлеге клипта бөтен төркемемне күрә аласыз» – Рифат Зариповтан өр-яңа клип
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповның «Сөю учаклары» җырына яңа клибы чыккан.

Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән. Соңгы айларда вазгыятькә бәйле рәвештә иҗат ителгән күп кенә моңсу җырлардан аермалы буларак, Рифатның клибы позитив рухта, күңелләрне күтәрә торган.

«Сөю учаклары» җырына клип әзер. Җырның авторлары: Айдар Тимербаев көе, Илһам Якупов сүзләре, Нияз Вәлиев аранжировкасы. Клипның режиссеры – Лилия Кадырова. Барыгызга да бик зу-у-ур рәхмәт. Уйладык та эшләдек! Бик тиз, бик җәһәт! Әлеге клипта сез бөтен төркемемне күрә аласыз (шул исәптән, Рифатның хатыны Диләрәне дә. – авт.).

Яраткан кешеләрегез белән бергә бәхетле булыгыз! Гадәттәгечә, ТМТВ продакшн командасы белән уртак иҗат җимешебез! Рәхим итеп карагыз!» – дип язган Рифат шәхси аккаунтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100