Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әлегә тулды, диделәр»: повестка белән чакыртылып, кайтарып җибәрү очраклары

Күпләрне мобилизацияләделәр. Шулай да, повестка килеп, военкоматка баручыларны өйләренә кире кайтару очраклары да бар. «Интертат» хәбәрчесе аларның үзләре белән сөйләште.

news_top_970_100
«Әлегә тулды, диделәр»: повестка белән чакыртылып, кайтарып җибәрү очраклары
https://ru.freepik.com

(Авт. – Бу авыр вакытта безнең геройларыбызның бөтенесе дә диярлек анонимлыкны сакларга теләде).

Аноним:

24 сентябрь көне повестка килде. Минем өчен бу – бик тә аяныч һәм тетрәндергеч хәбәр булды. Минем бит әле хатыным да роддомнан чыкмаган. Мин менә шулай яңа туган баламны күрмичә дә алып китәчәкләрме, дип борчылдым. Военкоматта срокны кичектерүне сорап заявление яздым. Рөхсәт иттеләр. Әмма бу – озакка түгел. 

Аноним:

Миңа 48 яшь. Агрофирмада тракторист булып эшлим. Миңа повестка килгән иде. Безнең директор районга барып, авыл хуҗалыгында эшләргә, азык-төлек җитештерергә кеше кирәк дип, эшчеләренә бронь ясады. Җир җимертеп, җиң сызганып эшлибез.

Аноним:

Безнең районнан болай да 40 кеше киткән иде. Без, повестка алганда, Казаннан кайтмаган идек. Чынлап әйтәм, куркып калдык. Аннары районнан шалтыратып, полиция белән эзләргә чыгабыз, дип янадылар. Җыелышып кайттык инде. Әлегә безгә шалтыратуны көтәргә куштылар. Берәр таныш түгел номердан шалтыратсалар, йөрәк чәнчеп куя. Минем таныш егет заводта эшли. Директоры справка язып биргән «бронь ясыйм» дип. Шул справканы военкоматка илтергә барган да, моны кире чыгармаганнар.

Анда сәламәтлеге бик начар булып, операция таләп ителсә генә калдырырга мөмкиннәр. Күз күреме начар булганнарны да алалар. Күзлек киеп йөрүчеләрне дә төяп киттеләр.

Кулын яки аягын сындырырга тәкъдим итеп караучылар булды. Мин әйтәм, жалко бит. Анда барганда «үләм» дип бармыйсың бит инде. Былтыр, сындырасы килмәсә дә, кулым сынды. Махсус алай эшләмәс идем.

Рәмзия апа:

Минем күршемә повестка килгән иде. Аның гаиләсендә 4 бала. Иң олысына 15 яшь. Повестка таратканда каядыр хата киткәндер инде. Чөнки ул, военкоматка барып, бөтенесен дә аңлаткан. Бүген ул өйдә. Үз хаталарын таныганнар булса кирәк. Белмим тагын берни дә, Ралинә.

Мәктәп укытучысы:

Сугыш була калса, бөтенебезне дә алалар инде. Русча әйткәндәй, вопрос времени. Повестка килгәч, бардым инде. Әмма, «әлегә кеше тулды» дип кайтардылар. Әмма озаккамы? Хәбәр күргән идем, ир-ат укытучыларны алмаска мөмкиннәр, дигән. Күңел ышанмый.

Аноним:

Минем абыйны алып китмәкчеләр иде. Әмма ул хезмәт иткән җир туры килми, дип әйткәннәр. Анда башта танкистларны алалар бугай. Без үзебез дә андагы системаны аңлап бетермибез. Икенче районнан дус кызым, бөтенесен рәттән алалар, дип зарланды. Бу – военкоматта утыручылардан торамы икән? Кемдер планын артыгы белән үтисе килү теләге белән янадыр. 

Аноним:

Мин мастер АТО идем. Повестка килде. Бардым. Нигәдер кире кайтарып җибәрделәр. Туры килмисең, диделәр. Ә анда озак сөйләп тормыйлар, аңлатмыйлар. Дус егетнең бәләкәй танкларда йөрү тәҗрибәсе бар. Аңа да, резервта торасың, дигәннәр. Чаллыда повестка алып, военкоматка бармаган кешеләр дә бар. Аларның инде үз намусында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100