Илзидә Госман үзенең шәһәр читендәге йортын сатуга куйган. «Интертат»ка интервьюда җырчы: «Хәзер без ирем белән икебез генә яшибез. 3 ел элек, фатирны сатып, Казан читендә йорт алдык», – дип сөйләгән иде.
Ике катлы, матур йорттан баш тартып, гаилә кире фатирга кайтырга уйлаганмы, әллә инде бөтенләй шәһәрне алыштыру нияте белән йөриләрме, билгесез. Бу хакта сорап смс язгач, Илзидә Госман безгә: «Әйе, йортыбызны сатабыз. Әлегә нечкәлекләрен сөйли алмыйм, сер булып калсын», – дип җавап бирде.