Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әле ярый Казанга киткәнмен» – Фирдүс Тямаев әнисенең әкәмәт зур хуҗалыгын күрсәтте

news_top_970_100
«Әле ярый Казанга киткәнмен» – Фирдүс Тямаев әнисенең әкәмәт зур хуҗалыгын күрсәтте
социаль челтәрләр

Фирдүс Тямаев Нурлатта гомер кичерүче әнисенең хуш китмәле зур хуҗалыгын күрсәткән. Галия апа берүзе әллә никадәр мал-туар, кош-корт асрап яшәп ята. Җырчы әнисенең «байлыгын» видеога төшереп йөргән.

Гомер буе эш белән яшәгән Галия апа тик кенә утыра алмаганын сөйли. «Әни, нәрсәгә бу сиңа?» – дигәнгә җавап итеп: «Эш булу – үзе бәхет ул, мин алар янына чыгып, шатланып йөрим», – ди.

Галия апаның бер сараенда 30лап тавык тора, икенче сараенда шактый күп бройлер чебиләре күренә. Галия апа, балаларына әйтмичә генә, 110 каз бәбкәсе дә алып җибәргән. Утарга 7 симертү үгезе бәйләп куелган.

Галия апа улына бакчаларын да күрсәтеп йөри. Уңган апа бәрәңгесен дә утыртып куйган, алар ямь-яшел булып тиешелеп чыккан. Әниләре бәрәңгене бер кат эшкәртеп чыгарга дә өлгергән.  Яшелчә бакчасында гөрләп сарымсак, суган, кыяр, помидор үсә. Түтәлләрдә бер чүп юк, бөтен җирдә тәртип, чисталык. 

«Авылда яшәп, ничек бармак бөкләп эшсез утырырга кирәк инде», – ди ул, Фирдүснең исе китеп йөрүен күреп. Хәзер миңа комибкорма, фураж кирәк. Шуларын алып кайтсагыз, калганын үзем карыйм мин», – дип тә өстәп куя.

Бу хәтле мал-туарны күреп: «Әле ярый вакытында Казанга киткәнмен», – дип көлгән Тямаев. 

«Хәзер сиңдә энергиянең каян килгәнен аңладык инде. Алма алмагачыннан ерак төшми бит ул. Моның кадәр хуҗалыкны ир-атлар да тота алмый»;

«Мин моны карап ук арыдым. Күз тимәсен бу апага»;

«Гомер буе эшләгән кеше хәзер генә эшсез утыра алмый инде»;

«Хәрәкәттә – бәрәкәт. Моның кадәр эшне 15 кеше эшләсә генә», – дип шаккаткан җырчының сәхифәсен карап баручылар да. Алар Фирдүскә әнисен ешрак төшереп күрсәтергә кушканнар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100