Автор-башкаручы Илдус Садыйков хастаханәдән сторислар куйды. Җырчы кулына операция ясаткан.
«Минем белән барысы да яхшы. Әле генә палатага күчерделәр. Кулым бөтенләй селкенми. Гомуми наркоз белән ясадылар, әле яңа айнып киләм. Сентябрь уртасына кадәр мин отпускта. Смслар, шалтыратулар күп булды. Рәхмәт хәл белешүегез өчен», – дигән ул.
Виртуаль дуслары җырчының исән-сау тернәкләнеп аякка басуын теләп калган.