Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әле атказанган исеме, әле...» – Илнар Мирановның дәүләт бүләге алуын ошатмаганнар

news_top_970_100
«Әле атказанган исеме, әле...» – Илнар Мирановның дәүләт бүләге алуын ошатмаганнар
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Илнар Миранов «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнгән. Дәүләт бүләген аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган. 

Илнар Миранов Рөстәм Нургалиевичка һәм мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерә. «Минем яшемдә шундый бүләк алу – бик зур дәрәҗә», – дип язган ул. 

Илнар Миранов өчен сөенүчеләр дә, аны дәрәҗәле исемнәр, бүләкләргә лаек түгел, дип табучылар да бар. 

«Мондый бүләкне күп еллар эшләүче, мәдәният үсешенә үзеннән өлеш керткән кешеләргә тапшырырга кирәк. Ә бу яшь егет нәрсә эшләгән? Совет чорында ул әле тумаган да булган бит. Әле атказанган исеме, әле дәүләт бүләге бирәләр. Бик сәер», – дип язып калдырганнар. «Сезнең белән килешми булмый», «Минем дә шикләрем бар», – дигән комментарийлар да бар. 

Бер тамашачысы исә Мирановны «уникаль артист» дип бәяләгән. «Татар эстрадасы белән генә чикләнмичә, дөньякүләм сәхнәдә дә танылуыгызны теләп калам», – дигән. 

Сез Илнар Миранов иҗаты белән танышмы? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100