Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алдау көне галәмәте (Габдулла Вафин)

Фәхерниса әби иртәнге аш әзерләп йөри. Менә ул яргаланып, картлыктан хәлсезләнгән кулларына күпереп пешкән кибет икмәген сак кына ала да, сабый бала күтәргән кебек күкрәгенә кысып, өстәлнең иң түренә, үзе кыз чагында чиккән чәчкәле ашъяулык өстенә ипләп кенә китереп куя.

news_top_970_100
Алдау көне галәмәте (Габдулла Вафин)
Рамил Гали

Икмәк яныннан бал-май, кәнфит-прәннек, хәлвә-вареньелар урын ала, алар янына әбиебезнең оста куллары пешергән, чит-читләре җиңелчә генә кызарып, тирә-якка хуш исләр бөркеп торган коймаклар килеп кысыла. Ә иң азактан, горур кыяфәттә, тирә-якка пар бөрки-бөрки электр самавыры үзенең гадәттәге урынына — өстәлнең уртасына килеп кунаклый.

Фәхерниса әби болай да мул әзерләнгән табынын тикшереп, гадәт буенча, керергә килгән кунагым үтәргә базмыйча тормыймы дип, ишек ягын күздән кичерде һәм йомшак урындыгына барып утырды. Ул иң башта икмәктән сак кына зур булмаган бер телем кисеп алды һәм валчыкларын, балачактан килгән гадәт буенча, учын куеп, икенче кул сырты белән ипләп кенә сыпырып төшерде дә, төпсез авызына салды. Аннан соң һинд чәенә карлыган яфраклары, мәтрүшкә кушып пешерелгән чәй ясады, мул итеп каймак өстәде һәм күмәч телеме белән хуш исләр таратып эчәргә кереште. Үз заманында чикләвеген дә ваткан, сөяген дә кимергән тешләре хәзер инде коелып беткән, аларның икәве генә авызында каккан казыктай тырпаеп тора иде. Әбиебезнең какшаган тешләре икмәк катысына үтмәде, ахрысы, ул аны чәенә салып җебетеп, эчүен дәвам итте. Икмәктән соң чират мул итеп каз маена майланган коймакларга, күпереп пешкән чәкчәкләргә, балга, хәлвәгә җитте. Сый-хөрмәт белән бергә самавырның чәе дә әкренләп кими иде. 

Әбинең үз-үзен тотышында да, карашында да бүген ниндидер җанлылык сизелә. Өстендә дә аның ата күркә йоны кебек ялтырап торган, бәйрәм көннәрдә генә киелгән күлмәк иде. Әллә яз кояшы яшәртеп җибәрдеме? Юк. Бүген бит беренче апрель, ә шушы көн законга пичәт белән басылмаса да, халыкта алдау көне булып санала. Ә әбиебезнең шушы көнгә карата аерым сәбәпләре дә бар.

Нәкъ бер ел элек аның күршесе дә, шул ук вакытта якын дусты да булган Нәгыймә әби сулуы кабып килеп керде һәм:

— Кемәй! (Алар бер-берсен гел шулай атап йөртәләр иде.) Даруханәгә яшәртү кодрәтенә ия дару кайткан. Импортный. Беткәнче тиз генә барып ал, — диде. Фәхерниса әби кулына беренче эләккән сумкасын алды, һәм эченә тутырып куелган әйберләрен дә бушатып тормастан, кайсы аптека икәнен дә сорарга онытып, торып йөгерде. Ул көне буе шәһәрнең бер башыннан икенче башына чапты, кермәгән даруханәсе, сорамаган кешесе калмады, әмма бер җирдә дә яшьлек эликсиры табылмады. Әбиебез кич җитеп, кояш байый башлагач кына, авызны да чылатырмын диеп, үз өенә дә сугылып тормастан, Нәгыймәттәйләргә юнәлде. Күршесе аны елмаеп каршы алды. Фәхернисаның:

— Кемәй, яшьлек эликсерын бер даруханәдә дә очрата алмадым, — диеп әйтүе җитә калды, Нәгыймә әби кеткелди-кеткелди көләргә тотынды. Фәхерниса аптырашта калды. Картайгач таркауга әйләнәсең, — диеп, күлмәген дә карады, ул да алды артка киелмәгән, бер аягына галош, икенчесенә итек тә сөйрәмәгән иде. Нәгыймә әби күзеннән яшьләр атылып чыкканчы көлде дә, һаман көлкедән буыла-буыла: 

— Кемәй, бүген бит беренче апрель — алдау көне, — диде, ә азактан урысчалатып өстәп тә куйды: «Пирбый април — ни каму ни бир».

Фәхерниса әби әкрен генә борылды да ишеккә юнәлде. Артында кемәенең көлке катыш үкенеп: 

— Мин бит шаяртып кына, — дигән тавышын ишетсә дә туктамады…

Юк, Фәхерниса әби үпкәләмәде. Утыз ел буе бер йортта күрше булып яшәгән, кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашкан иптәшенә үпкәләп буламы соң? Кунак ашы — кара-каршы дигәндәй, әбиебез дә күршесен кызык итәргә уйлады, тик теләсә нинди көнне алдап яманаты чыгудан курыкты, ахрысы, шушы көнне ул нәкъ бер ел буе көтте.

Әбиебез тиз генә өстәл өстен җыештырып куйды һәм кемәемне очрата алмаммы дип кибеткә бару сылтавы белән ишеккә юнәлде. Шушы вакытта аңа тәрәзә аша шат апрель кояшы елмаеп карап тора иде. Юлы уңар, ахрысы, әбиебез подъезд ишек төбендә үк күтәренеп кибеттән кайтып килүче кемәен очратты. Исәнлек-саулык сорашу белән, Фәхерниса әби күптәннән үк уйлап, хәтта ятланып ук беткән сүзләрен әйтеп салды:

— Яңа ел алдыннан пенсияне керткән кыз лотерея билеты таккан иде. Менә шул машинага уйнады. «Волга”га, — ә азактан өстәп үк куйды: — үзе начальниклар йөртә торган кебек кап-кара икән. 

 Нәгыймә әбинең күз аллары караңгыланып китте, тез буыннары калтырарга тотынды. Алар бит бер көнне пенсия алалар. Икесенә дә бер үк кыз кертә. Почта ташучы кыз башта аңа керә, аннан Фәхернисаларга китә. Аңа да кыз лотерея билеты сатмакчы иде дә, ул алырга теләмәде. Бәлки кемәенә нәкъ шул билет эләккәндер. Хәзер «Волга» аның эчен тишәр идемени?!

Әбиебез үзенең оста итеп кәкре каенга терәтүеннән канәгать булып, елмая-елмая кибеткә юнәлде. Ул подъездның караңгы почмагында ике сакалтайның үзенең сөйләгәннәрен ишетеп торуларын күрмәде дә, хәер, күрсә дә сөенер генә иде, чөнки ул бик тырышса, картларны гына түгел, яшьләрне дә төп башына утырта ала.

…Фәхерниса әби авыз эченнән генә «Зиләйлүк» көен көйли-көйли табын әзерләп йөри. Кинәт, сискәндереп, кыңгырау шалтырады. Әбиебез аны-моны уйлап тормады, барып ишеген ачып җибәрде. Анда чәчләре тузган, битләрен сакал-мыек баскан ике адәм басып тора иде. Аларның берсе хәмердән бушаган шешәне куеныннан тартып чыгарды да Фәхерниса әбигә китереп сукты. Әбиебез «Ни өчен?» дигәндәй өн чыгарды да, күзен шардай ачып, арыш капчыгы сыман гөрселдәп паласка ауды. Шушы вакытта хуҗабикәнең аягына ышкылып иркәләнеп торган песи кызы паластан чыккан тузан арасында бер мизгел югалып торды да, ачы итеп төчкерә-төчкерә диван астына кереп качты һәм бу сәер затларны күзәтергә кереште.

Чакырылмаган кунаклар өй эчендә бутанырга тотындылар. Алар өстәл тартмасын да, шифоньер эчен дә, телевизор астын да, өстәлгә җәелгән ашъяулык астын да карарга онытмадылар, әмма эзләгән әйберләрен таба алмадылар. Хәтта аларның берсе карават аягына бәйләп куелган оек эчләрен дә кат-кат тикшереп чыкты. Юллары уңмады, алар өйнең астын-өскә китереп, хуҗа исеменә ачы сүзләр яудыра-яудыра чыгып киттеләр.

Күпмедер вакыт үткәч, хәл белергә керүче Нәгыймә әбинең ярым ачык ишектә курку катыш гаҗәпләнгән йөзе күренде. Ул эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды, тиз генә Фәхерниса янына килеп: 

— Таладылармы? — дип сорады. Тегесе: 

— Әйе шул, — дип кенә баш какты. Нәгыймә әби һаман да исенә килеп бетмәгән күршесенә торырга булышты, диванга барып утырырга ярдәм итте һәм: 

— Хәзер чәй куеп җибәрәм. Куе чәй мең төрле чиргә дәва, — дип сөйләнә-сөйләнә чәй әзерләргә кереште.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100