Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алдап өенә алып кайта». Баласыз хатын авырлы хатын карынындагы сабыйны ярып алган

news_top_970_100

Бразилиянең Порту-Алегри шәһәрендә яшәүче хатын йөкле хатынны өенә алып кайткан һәм эчендәге баласын ярып алган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

42 яшьлек хатын 25 яшьлек йөкле хатынны, бушлай бала коляскасы бирәм, дип алдый. Яшь хатын җинаятьченең өенә шуңа ышанып килә. Йөкле хатын өйгә кергәч, хуҗа аның карынындагы сабыен ярып ала. Аннары «ашыгыч ярдәм» чакыра һәм баланы үзе тапкан кебек итеп оештыра.

Әлеге хәл бик күпләрне шок халәтенә китергән.

Карындагы баланы ярып алгач, 42 яшьлек хатын бик тиз арада «ашыгыч ярдәм»гә хәбәр итә. Ул табибларга әйткәнчә, имеш, сабыйны өйдә үзе тудырган.

«Ашыгыч ярдәм» килгәнче, ялган ана аякларына, идәнгә кан сылый, аннары яңа туган баланы үзенең ике аягы арасына сала, имеш, ул сабыйны үзе тапкан.

Урынга килгән табиблар хатынны һәм яңа туган баланы хастаханәгә алып килә, биредә сабыйның үлемен раслыйлар. Табиблар әлеге хатынның баланың анасы булмавын да ачыклый. Полиция чакыралар һәм үтерүчене кулга алалар.

Бразилия матбугат чаралары белешмәсе буенча, аңа ике үтерүдә һәм мәетне яшерүдә гаепләү белдергәннәр. Тикшерү барышында ачыкланганча, җинаятьтә шикләнелүче хатын 2 ай дәвамында йөкле булып кылана, шулай итеп, ул булачак корбаны белән элемтә урнаштыра.

25 яшьлек хатынның мәетен үтерүче фатирында табалар. Ул карават астында була, полиэтилен капчыкка салынган.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 42 яшьлек үтерүче хатын берничә тапкыр авырга узарга маташа, тик булып чыкмый. Шуңа күрә ул үзенең туган көнендә – 14 октябрьдә – чит кеше баласын кулга төшерергә карар кыла.

Мәрхүмә 25 яшьлек хатынның беренче никахта туган 7 яшьлек кызы ятим калган. Күптән түгел генә ул туганының 4 яшьлек кызын тәрбиягә алган. Мәрхүм сабый икенче никахта беренче баласы булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100