news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Алданмый ул көнлек данга»: Фигуралы шуу остасы Динә Хөснетдиновага багышланган шигырь

news_top
«Алданмый ул көнлек данга»: Фигуралы шуу остасы Динә Хөснетдиновага багышланган шигырь
Фото: "Татар-информ"

Татарстан кызы – Россия Гран-при ярышының бронза медаль иясе 16 яшьлек Динә Хөснетдинова Казанда фигуралы шуу ярышларының өченче этабында алтын медаль яулады. Шул уңайдан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырлар авторы, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова аңа шигырь багышлаган.

Батырларча… Татарларча!

Татарлыкта – һәрчак татар,

Без көрәштә чыныкканнар.

Ат биленнән егылсак та,

Аягүрә калыкканнар.

Без көрәштә чыныкканнар –

Изге яуда, имин тылда.

Кем – сөенә, кем – көенә,

Бер адымга барсак алда.

Көчлеләрдән чөелгәндә,

Егылсак та еламыйбыз.

Тиңдәшләрдән җиңелүне

Чигенүгә санамыйбыз.

...Яңа алмаш үсеп җитә,

Көндәшләрен узып китә.

Җиңү арты җиңү яулап,

Гаярьлеген исбат итә.

Бәйләнергә шик калдырмый,

Җиңсә җиңә – чиста итеп.

Хәрәмләшү шаукымының

Юлын кисә оста итеп.

Алданмый ул көнлек данга,

Татарлыгын горур таный.

Җиңүен дә уртак җиңү –

Халкыныкы итеп саный.

Изге яуда, имин тылда

Көрәшик без ахыргача.

Соң чиктә дә кала белик

Аягүрә... батырларча!

Батырларча... Татарларча!

Сания Әхмәтҗанова-Гәрәбә, 9 ноябрь, 2025

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар