Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алданган хатын иренең сөяркәсенә бензин сибеп ут төрткән

Бер ир-ат сөяркәсе белән машинада утырган. Бу хәлне танышы күреп алган һәм йөгереп барып хатынына әйткән.

news_top_970_100
Алданган хатын иренең сөяркәсенә бензин сибеп ут төрткән
https://pixabay.com

Дагыстанда хыянәтче ирнең хатыны ялганга чыдап тора алмаган. Ул көндәшенә бензин сипкән һәм шырпы яндырып ут төрткән. Хәзер аны ун елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Ир белән хатын ун елдан артык бергә яши. Соңгы арада аларның мөнәсәбәтләре бозыла, ләкин ир берни белдермәскә тырыша. Гаилә башлыгы башка хатын белән чуала башлый. Хатын исә моны сизеп ала, тик дәлилләре генә булмый. Ир исә ант итә, хыянәтен кире кага.

26 майда бу хатын янына танышы йөгереп килә. Ул аның иренең машинада сөяркәсе белән кочаклашып утыруын әйтә.

Ярсыган хатын бензин салынган канистра ала һәм ире янына чаба. Ир шок хәлендә була, ул машинаны эчтән бикләп котылырга җыена.

«Хатын тәрәзә пыяласын вата, көндәшенә һөҗүм итә, аңа бензин сибә һәм ут төртә», — дип сөйләгән «КП-Северный Кавказ» басмасына Россия Тикшерү комитетының Дагыстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Расул Темирбеков.

Сөяркәнең киеменә, тәненә ут каба. Аны табиблар коткару могҗиза була. Хәзер ул бик авыр хәлдә хастаханәдә ята. Хыянәтче ир исә сау-сәламәт, аңа берни дә булмаган. Алданган хатынны төрмәгә утыртулары ихтимал.

42 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100