Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алдан әзерләнгәндер». Уфада ике нәни улын үтергән әти кеше озак вакыт депрессиядә булган

news_top_970_100
«Алдан әзерләнгәндер». Уфада ике нәни улын үтергән әти кеше озак вакыт депрессиядә булган
Башкортстан прокуратурасы видеосыннан стоп-кадр

3 февральдә Уфада 2 баласын үтергән, аннары үз-үзенә кул салган 41 яшьлек ир-ат турында өстәмә мәгълүмат барлыкка килде. Бу турыда «Башинформ» яза.

Агентлык, хокук саклау органнарындагы чыганагы белешмәсенә нигезләнеп, вакыйгалар барышын ачыклаган. 

Якынча белешмә буенча, гаилә башлыгы инде озак вакыт депрессив халәттә була, ул йоклый алмый, тормышы белән канәгать булмый. Эштә дә борчулар чыга. Ләкин якыннарының берсе дә фаҗига килеп чыгар дип уйламый. 

«Фаҗигагә кадәр кичтә өйдә үлем, тормыш мәгънәсе турында сөйләшү була. Әти кеше балаларына сораулар бирә. Шуңа күрә, ул вакыйгаларны алдан планлаштырган, дип уйлап була. Төнлә тик торганда гына үтермиләр. Талаш, җәнҗал булмаган. Кисәк кенә барлыкка килгән теләк тә булмаган. Үтерүне тикшерү шуны күрсәтә. Ул бу эшкә алдан әзерләнгән. Нидер инде булган, нидер төртеп җибәргән – рычаг эшләткән. Кеше ишекне эчтән бикләп куймас иде. Психикада үзгәрешләрне дә кире кагып булмый, сәламәт кеше мондый эшкә бармый бит», – ди агентлык чыганагы.

Аның сүзләренчә, яшәү белән үлем турында кичке әңгәмәдән соң, гаилә йокларга яткан. Гаилә башлыгы кызы һәм олы улы йоклый торган бүлмәдә ята, нәни улы белән анасы башка бүлмәдә була.

«Төнлә белән 10 яшьлек кыз әнисе янына йөгереп керә. Ул әнисен уята, әтисе белән абыйсы талашуын әйтә. Хатын бүлмәгә йөгереп керә. Ир-ат агрессиясен хатынына күчерә, кычкыра, буа башлый, дигән белешмә дә бар. Хатынның улларын адекват булмаган кеше янында калдырып фатирдан йөгереп чыгу сәбәбе, кызын үзе белән алганмы әллә кыз әнисе артыннан йөгереп чыкканмы икәне аермачык билгеле түгел. Бу сорауларга җавап соңрак була», – дигән чыганак.

«Башинформ» алдан хәбәр иткәнчә, күп балалы анага ярдәмгә бер күршесе генә килә. Күрше сүзләренчә, бу хатынның киемендә кемнеңдер каны була, кыз бала, елый-елый, әтисе абыйсын үтерүе турында кабатлый. 

Әни кеше фатирга күршеләре белән кайта, ләкин ишек эчтән бикле була, шакуга җавап бирмиләр. Полиция, коткаручылар чакыралар. Ишекне ватып ачкач, эчтә канлы фаҗига эзләренә тап булалар.

«Бусагада кан эчендә 13 яшьлек малай үлеп ята, бүлмәдә урын өстендә – аның 7 яшьлек энесе. Икесенең дә муенында пычактан яра була. Ванна бүлмәсендә аларның аталарының мәете табыла», – дигән агентлык чыганагы.

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе, 20 еллык тәҗрибәсе булган Людмила Дерюгина «Башинформ» агентлыгына комментарий биргән.

«Шундый хәл чыкканда, кешеләр полициягә шалтырата. Мондый хәлләр еш була, дип әйтеп булмый, тик кызганычка, мин үз тәҗрибәмдә моңа охшаш хәл белән очрашканым булды. Башкортстанда гаилә әгъзалары тарафыннан үтерү корбаны булган фаҗигаләр якынча ике елга бер тапкыр була. Тагын үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, без эшли торган, аларда формалашкан социаль куркыныч халәтне булдырмаска тырышкан гаиләләрдә мондый җинаятьләр килеп чыкмый», – ди ул. 

Людмила Дерюгина сүзләренчә, җәмгыятьтә барган процессларга карата бөтен кешенең дә психикасы ныклы булмый.

«Кеше вакуумда яшәми бит. Кайчакта гаилә әгъзалары якыннарының психик халәтенә карата игътибарсыз була, үзгәрешләрне тоймый. Кайчакта өйдәге талашны кешегә чыгарасы килми, мәсәлән, психологка, психиатрга да әйтмиләр. Соңгысыннан бөтенләй куркалар, машина йөртү таныклыгыннан колак кагудан шикләнәләр. Белемле психологлар белән аралашу культурасы юк. 

Шулай да полиция бу гаилә эшләренә тыкшынырлык сәбәп булмый. Без бөтен кешегә килеп, хәлләрен белешә алмыйбыз. Бу – бөтен кеше бер-берсен белгән авыл җирлегендә мөмкин. Ә шәһәрдә, кешеләр күрше фатирда кемнәр торганын да белмәгән килеш, катлаулырак. Бездә гаиләләрдә якыннарыңның халәте үзгәрешенә игътибар итә торган психология культурасы күнекмәләре юк. Шуны гына киңәш итә алам – туганнарыгызның тәртибенә карагыз, негативны эчкә җыймагыз, ярдәм сорап белгечләргә мөрәҗәгать итегез, тормышка сәламәт караш формалаштырыгыз. Комплекслы якын килү булырга тиеш. 

10 яшьлек кыз балага килгәндә, хәзер аның өчен, законлы вәкиле буларак, анасы җавап бирә. Әгәр бу хатын риза булса, аңа психологик ярдәм күрсәтәчәкләр, безнең ресурслар бар. Аңа мөрәҗәгать итәргә генә кирәк», –ди  Людмила Дерюгина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100