Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алдагыны ишәк белсен, бүген яшә!» - Илсөя Бәдретдиновадан акыллы киңәшләр

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова инстачыларны үзенең файдалы киңәшләре белән сөендерде.

news_top_970_100
«Алдагыны ишәк белсен, бүген яшә!» - Илсөя Бәдретдиновадан акыллы киңәшләр
Салават Камалетдинов

Илсөя Бәдретдинова 20 минутлык буш вакытында инстачыларга кирәкле булган, фәлсәфи киңәшләрен язып элгән. «Тормышны ярат! Үзеңә ошый торган кием ки! Булсын ул яшел шапка белән кызыл чалбар…

Килешми? Анда кемнең нинди эше бар? Үзеңә ярамый торган киемнәрне бир берәрсенә, ятмасыннар тузан җыеп. Ябыккач киярмен диеп жыеп куйганнарны да бир. Син ябыкканчы модасы чыга аның.

Күңелеңә якын булган кешеләр белән аралаш! Ялагайланма! Синең фикер — ул синең фикер! Әйт сүзеңне. Иркен итеп сула. Кеше бит син! Курыкма!

Душта гына түгел, кешеләр янында да кычкырып җырла! Җырлый белмәсәң дә җырла.

Рәхәтләнеп көл! Рәхәтләнеп ела! Чын бул! Яңа ризык ашап кара, кинога бар, күптән аралашмаган кешеңә шалтырат.Үткән беткән! Киләчәк, алдагыны ишәк белсен. Бүген яшәргә кирәк! Яшә!!! Тормыш шундый матур!».

Виртуаль дуслар мондый рухтагы язмаларны көткән булса кирәк, тиз арада Илсөягә рәхмәт сүзләре белән шәхси фикерләрен яза башлаганнар:

«Шулай рәхәт бит», — дип язган танылган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан.

«Притча булган бу синең», — дип язган баянчы Рәзил Камалов.

«Бик дөрес сүзләр. Тик бу Илсөя сүзе түгел, фәлсәфәченеке бит», — дип төртмәле фикерен җиткергән берсе.

«Илсөянең үз сүзе юк инде аның», — дип җавап биргән Илсөя.

«Язсаң-язып, әйтсәң-әйтеп күрсәтәсең син, Илсөя!»;

«Бик дөрес фикерләр, дәвамын көтәбез»;

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Тормышны ярат! Үзеңә ошый торган кием ки! Булсын ул яшел шапка белән кызыл чалбар...Килешми? Анда кемнең нинди эше бар?))) Үзеңә ярамый торган киемнәрне бир берәрсенә...ятмасыннар тузан җыеп. Ябыккачтын киярмен диеп жыеп куйганнарны да бир...))) Син якыкканчы модасы чыга аның))) Күңелеңә якын булган кешеләр белән аралаш! Ялагайланма! Синең фикер-ул синең фикер! Әйт сүзеңне...Иркен итеп сула))) Кеше бит син!!! Курыкма! Душта гына түгел...кешеләр янында да кычкырып җырла! Җырлый белмәсәң дә җырла)))Рәхәтләнеп көл! Рәхәтләнеп ела! Чын бул! Яңа ризык ашап кара...кинога бар...күптән аралашмаган кешеңә шалтырат... Үткән беткән! Киләчәк...алдагыны ишәк белсен...Бүген...бүген яшәргә кирәк! Яшә!!! Тормыш шундый матур! (Апаның 20 минут буш вакыты килеп чыкты,-дип атала бу текст...??‍♀️) #люблюнемогу#ильсиябадретдинова#илсоябэдретдинова#татарэстрадасы#татарэстрадасыартистлары#яшә

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

«Акыллы кешедән — акыллы киңәшләр»;

«Чибәрушка-яратамушка», — дип мәхәббәтләрен дә белдергән алар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100