news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Алдагы ирләреннән көнләште». Ире кыйнап үтергән хатынның дүрт баласы ятим калган

news_top

Башкортстанда күп балалы хатынны ире кыйнап үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» Благовещенский район судына сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига 2023 елның 9 сентябрендә була.

Суд ачыклаганча, гаепләнүче ир-ат хисләнә һәм хатынның алдагы ирләрен искә төшерә, талаш чыгара, аннары кыйнап ташлый. Кыйнаганнан соң, хатынның эчендә ябык травма була. Ул икенче көнне җинаять урынында күп кан югалтудан үлә.

Мәрхүмә хатынның 3 тән 15 яшькә кадәрге дүрт баласы ятим калган. Аларны якын туганнарына тәрбиягә биргәннәр.

Хатынның иренә карата җинаять эше ачылган. Судта ул гаебен таныган һәм үкенүен әйткән. Бу кешене 7 елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар