Җырчы Чулпан Йосыпова бертуган сеңлесе Энҗенең чираттагы катлаулы операциясен кичерүен хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, операция 7 сәгать дәвам иткән. Инде, ниһаять, Энҗе Казанга, якыннары янына кайткан. Сеңлесен каршы алган мизгелләрне җырчы сәхифәсендә күрсәтте.
«Моннан 7 ел элек гаиләбезгә зур кайгы килде. Матур, чибәр, талантлы сеңлемдә начар чир таптылар. 7 ел элек бер операция ясаткан идек, әйбәт кенә кичерде. Матур гына яши башлагач кына, бу чир тагын үзен күрсәтте. 16 курс химиотерапия үтеп, ярдәме булмагач, яңадан операция ясадылар. Кичә өйгә кайттылар, Аллаһка шөкер. Хәзер алда химия һәм нур терапиясе көтә! Сабырлык сиңа, балам, һәм әти-әнигә», – дип яза артист.