Алда – эссе көз! Нәрсә ашарга һәм эчәргә?
Синоптиклар алда торган көзнең нинди булачагын фаразлаган арада, туристлар җәйнең рәхәтен күреп калырга ашыга. Күпләр Кырым һәм Краснодар крайлары курортларында ял итүне хуп күрә. Биредә температура якын көннәрдә +30 градустан да түбән төшмәс диләр. "РИА- Новости" агентлыгы эссе ял өчен кагыйдәләрне барлаган.

Агуланулар
«Әгәр һава температурасы +30 градустан артып китсә, ризыкның сыйфатына зур игътибар бирергә, яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечләрне кайнаган су белән яхшылап юарга кирәк, - дип аңлата йогышлы авырулар табибы, медицина фәннәре докторы Андрей Девяткин. - Көньякта һәм үсеп килүче илләрдә краннан һич тә су эчәргә ярамый».
Бары тик яңа пешкән ризык кына ашарга, азык-төлек, аеруча сөт продуктларының яраклылык вакытына игътибар итәргә кирәк, дип кисәтә эксперт.Эксперт сүзләренчә, балык, майсыз ит, яшелчә һәм җиләк-җимешкә өстенлек биреп, майлы ризыклар һәм исерткеч эчемлекләрдән баш тартырга кирәк. Тәмләткечләр һәм тозны да мөмкин кадәр рационга кертмәвең хәерле.
Гоада яшәүче җырчы һәм сәяхәтче Дарья Головацкая әлеге киңәшләргә бик теләп колак сала. «Мин еш, әмма аз-азлап ашыйм. Җиңелчә ризыклар: җиләк-җимеш пюресы, йогырт, төрле боткалар, түтәлдән яңа өзелгән яшелчә яки җиләк-җимештән әзерләнгән салатлар белән тукланам, - дип уртаклаша җырчы үз тәҗрибәсе белән. - Җәен кайберәүләрнең иртәләре көн уртасында башланса да, иртәнге ашны калдырмаска, шулай ук кыздырган ризыклардан баш тартырга, һичьюгы көнбагыш маен кокос яки зәйтүн маена алыштырырга киңәш итәм».
Әмма игътибарлы булыгыз һәм кулланылган калориянең микъдарын күзәтегез – еш кына сәяхәтчеләр, ялдан әйләнеп кайткач, физик йөкләнеш гадәттәгедән артыграк булуга да карамастан, авырлык җыюга зарлана. Экспертлар әйтүенчә, моның сәбәбе эссе көннәрдә кичләрен ашыйсы килү тойгысының көчәюенә бәйле.
«Бик салкын эчемлекләрдән баш тартуың хәерле, чөнки бу тонзиллит, фарингит, хәтта ангинага китерергә мөмкин, - дип сүзен дәвам итә Девяткин. - Эчемлекнең бүлмә яки аннан бераз түбәнрәк температурада булуы – иң кулай вариант».
Күп кенә туристлар, аеруча Урта Азия илләрендә булып кайтканнары, кызу көннәрдә җылы һәм кайнар эчемлекләрнең файдалы булуын әйтә. Җирле халык үрнәгендә, алар да эсседә чәй эчә.
Кайбер сәяхәтчеләр бераз гына тозлы су эчәргә киңәш итә. Биредә экспертларның фикерләре аерыла. Кемдер моның зыянлы булуын һәм шешенүләргә китерүен әйтә, икенчеләре биредә бернинди проблема да күрми, шулай да минераль су кулланырга киңәш итә.
«Калий, магний һәм натрийга баетылган су кыска гына вакыт эчендә аларны компенсацияләргә мөмкинлек бирә, - дип аңлата Федераль туклану һәм биотехнологияләр тикшеренү үзәгенең дәвалау туклануы клиникасы бүлек мөдире Альфред Богданов. - Әмма судагы микроэлементлар бик тиз юкка чыга. Запасны яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тулыландырырга мөмкин. Бу очракта минераллар акрынрак үзләштерелә һәм күбрәккә җитә».
Эксперт билгеләп үткәнчә, эссе көннәрдә туклану мәсьәләләре буенча киң колачлы тикшеренүләр үткәрелмәгән, әмма практик мәгълүматлар күрсәткәнчә, температура +30 градустан да югары күтәрелсә, яшелчә һәм җиләк-җимешне куллану нормасын (көненә 400 грамм) бер ярым-ике тапкыр арттырырга кирәк.