Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альцгеймер авыруы булмасын өчен нәрсә ашарга?

news_top_970_100
Альцгеймер авыруы булмасын өчен нәрсә ашарга?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Альцгеймер авыруы булмасын өчен ашарга кирәкле ризыкларны невролог Владимир Мартынов атаган. Бу турыда «Вечерняя Москва» яза.

Альцгеймер авыруы барлыкка килү куркынычын киметү өчен, омега-3 һәм майлы кислоталарга бай булган ризыклар – балык, зәйтүн һәм җитен мае, балык мае – менә шушы әйберләрне ашарга кирәк.

«Альцгеймер авыруы куркынычын киметү өчен, рационга омега-3, майлы кислоталар, бераз туендырылган майлар булган ризыкларны кертергә кирәк», – ди табиб.

Ул балыкның аерым төрләрен атый, бу – сельдь, скумбрия, сөләйман балык, палтус, минтай, тәрәч, тунец.

Табиб белдергәнчә, хәзерге вакытта бу авыруны дәвалый яки һичьюгы акырынайта торган фармакотерапия юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100