Әлбир Крганов: Мәскәүдәге яңа мәчет, җанисәп, милләт үсеше һәм мөфтияткә тәнкыйть
Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов Татарстан журналистлары белән очрашуда Мәскәүдәге татарларның язмышы, җанисәп һәм шәһәрдә төзеләчәк мәчет турында сөйләде.
– Әлбир хәзрәт, исламда милләт турында нәрсә әйтелгән? Гомумән, дин ягыннан бу мәсьәләгә нинди караш?
– Милләтне саклау – мөһим мәсьәлә. «Исламда андый әйбер бармыни?» – дип сорау бирүчеләр булды. Исламда «милләт» төшенчәсе телгә алына. Әйтик, гарәп милләте турында әйтелә.
Без хәдистән чыгып эш итәбез. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә ирләрдән сорар, ди: «Никахтан соң, гаиләңне ничек тәрбияләдең, дөрес юл күрсәттеңме?» Имамнарга да сорау бирелер: «Мәхәлләдә кешеләргә дөрес юл күрсәтә алдыңмы, ислам диненең нигезен җиткерә алдыңмы?» Ил җитәкчеләре дә җавап бирәчәк. Шуңа күрә, татар булып дөньяга килгәнсең икән, беренче чиратта, үз гаиләң өчен җаваплы булган кебек, үз милләтең, халкың өчен дә җаваплы буласың.
Дөньялар үзгәрде. Элек Россия төбәкләрендә милләттәшләребез күп булган булса, хәзер Россия эчендә генә дә миграция зур, Кавказ, Урта Азиядән мөселман кардәшләрбез күченеп килә.
Мәчетләрдә элекке гореф-гадәтләр, мәҗлес тәртипләре үзгәрде. Вәгазьләр дә элек татар телендә булса, хәзер, татарлар аз булганга күрә, рус телендә сөйләргә туры килә. Русча сөйләгәндә дә сорау туа. Күп кенә гыйбарәләр татар телендә йөз еллар буена кулланылган, аларны рус теленә туры тәрҗемә итеп булмый. Ислам терминнарын дөрес итеп аңлатырга кирәк. Мәсәлән, кайберәүләр билгеле бер терминга тәңгәл килә торган рус сүзен табып аңлата. Бу дөрес түгел. Ислам дөньясындагы зур галимнәр дә шул фикердә. Чөнки сүзнең мәгънәсе аңа туры килми, исламдагы мәгънәгә теләсә нинди кулланышта булган рус сүзе белән тәрҗемәсен бирә алмыйбыз.
«Мәскәүдә күпме кеше бар икәнен дә белә алмыйбыз»
– Мәскәүдә күпме татар бар дип уйлыйсыз?
– Мәскәүдә татарларның санын төгәл күпме икәнен белү кыен, чөнки шәһәр бик зур. Мәскәүдә 4 мәчет, аннан тыш намаз бүлмәләре бар. Яһүдләрнең мәхәлләсендә исемлек китабы бар, алар бөтен гаиләләр белән элемтәдә тора. Ничә кеше, белемнәре нинди, нинди юнәлештә хезмәт итәләр һ.б. язылган. Шул гаиләләрне бер-берсе белән таныштырып, күрештереп торалар. Мәскәүнең яңа территорияләрендә яһүдләрнең яңа 3 оешмасы бар, шул оешма арасында яшьләрне туплап, бизнес-клубта лекцияләр укыйлар, шулай итеп, эш алып баралар. Аларның мәхәллә белән турыдан элемтә бар. Ә безнең мәчетләрдә бу нәрсә юк...
Элек, кешенең баласы туган очракта, мәҗлесләрдә булса да телефоннарын яздырып алалар иде. Элемтә булды. Хәзер укый белә торган кешеләр артты, мәчетнең кирәге дә калмады кебек. Безнең бу абзый да укый белә, дип, аны гына чакыралар. Ләкин эш мәҗлестә түгел. Элекке тәртип – халык белән мәчет арасындагы элемтә югалды. Шуңа күрә элемтәдә булган кешеләр белән мөгамәлә тоту зарур. Бу – Мәскәүдә проблема булып калды. Шуңа күрә Мәскәүдә күпме кеше бар икәнен дә белә алмыйбыз.
«Без берничә миллионга күбрәк!» – дип әйтсәк тә, кадеребезне арттыра алмабыз»
– Җанисәптә катнаштыгызмы соң?
– Җанисәп вакытында өйгә килүче булмады, «Госуслуги» порталы аша язылдым. Әмма анда катлаулы сораулар бик күп, һәрберсенә җавап бирү авыр, аны бераз җиңеләйтеп булмас иде микәнни? Кеше өчен авыр ясаганнар.
Мөфти буларак кына түгел, Россия Федерациясенең Иҗтимагый Палата әгъзасы буларак, җанисәп алуга сорауларым күп. Җанисәпне оештырган кешеләр кемнәр булды икән? Нәтиҗәләр, йомшак итеп әйткәндә, матур түгел. Татар гына түгел, башка милләтләрнең дә бик күпләп саннары кимеде. 16-17 миллион кеше үзен бер милләт вәкиле итеп тә күрсәтмәгән!
Кем белән сөйләшсәң дә, 20шәр катлы зур-зур йортларга беркем дә килмәде, диләр. Безнең бу юнәлештә эшли торган белгечләргә сорау күп. Аларга бу сорауны дәүләт даирәләре куярга тиеш, дип уйлыйм.
Җанисәп алуның моделен дә карарга кирәк, 30-40 ел элек бара торган тәртип белән оештырылмый ул хәзер. Яңа төрле юлларын табып эшләргә кирәк. Җанисәптә кешеләрнең диннәргә карашын белү графасын да кертергә кирәк, диючеләр булды. Аллага шөкер, әле ярый кертмәделәр. Бөтен дөнья буталып беткән булыр иде.
Программаларны да карыйм, борчылуларны да күрәм. Ярар, буласы булган, җанисәп үтте, ул тагын 10 елдан соң булачак... Безне санамаган вакытта да татар булып яши алдык бит әле, беркая да китмәдек. Иң мөһиме – милләттәшләребезнең үзләрен татар итеп хис итүләре. Үзләрен мөселман дип санаулары да мөһим – мөселманлык татарлыкны саклый. Бу гыйбарәгә беркем дә каршы түгелдер, дип уйлыйм. Татарлар 1 миллионга гына калган икән, дип әйтә калсалар да, татар халкының, абзыйларыбызның үзләрен татар итеп хис итеп, шуның белән горурланып яшәве кирәк.
«Без берничә миллионга күбрәк!» – дип әйтсәк тә, кадеребезне арттыра алмабыз. Сыйфатыбыз юнәлешендә эшләргә кирәк. Бу – милләтебез, тамырлардан югары белемле, алдынгы фикерле кешеләрне күбрәк булдыруны күз уңында тоту дигән сүз. Без 50 миллион булып та, шундый кешеләрне үстерә алмасак, 50 миллион булуыбыздан файда булмаячак. Әгәр азрак булсак, ләкин милләтебез арасында шундый кешеләрне дөньяга тудыра алсак, ул вакытта берничә генә татар да бөтен дөньяга татар халкын танытып, татар барлыгын күрсәтеп торырга мөмкин. Бу эш безнең өстә тора.
Аллага шөкер, төбәкләрдә булдыклы кешеләр күп. Губернаторлар: «Менә бездә шундый татар бар бит әле», – дип, милләттәшебезнең исемен әйтә. Шундый татарларны күреп, бик сөенеп куябыз. Шундыйларның берсе – Марат Хөснуллин (РФ вице-премьеры – Интертат). Ул – үзенә искитмәле дәрәҗәдә зур җаваплылык алган кеше. Россиянең һәр төбәгендә төзелеш бара, шул вазифаны үзенә йөкләп, шуларны эшләп баруы да аның булдыклы кеше икәнен күрсәтә. Бу – Татарстан халкына гына түгел, татар кешесе өчен дә яхшы күрсәткеч.
«Инициатива тудырып тормасак, ияртеп баручылар түгел, ияреп баручыларга әйләнәчәкбез»
– Яшьләрне татар җанлы булып үстерү өчен нишләргә кирәк?
– Татарстанда яшьләр белән, аерым алганда, «Сәләт» программасы белән актив эшлиләр. Бу программада 20 меңнән артык яшьләр катнашып, яшь талантларны дөньяга чыгаралар. Шундый эшләрне күбрәк эшләргә кирәк. Чувашиядә иске мәктәп мәйданында «Сәләт-Батыр» бинасы төзелде, анда 150-200 торак бар, килгән кешеләргә тору мөмкинлеге каралган. Яңа елдан төркемнәргә бүлеп, укыта башладылар. Хәзер, һәр төбәктә «Сириус» мәгариф үзәгенең филиалын ачарга, дигән карар чыкты. Ачу өчен 200 млн акча бүлеп биреләчәк. Бәлки, ул һәр төбәкнең башкаласында бер мәктәп шикелле булыр. Шуның кебек проектларны күбрәк уйлыйсы иде.
Татар телевидениесе – «Татарстан – Яңа Гасыр» каналының эшләве дә әйбәт. Ял көне каналны ачкач, балалар татар концертлары карый. Бер сүз, ике сүз булса да, барыбер, күңелләренә керә. «Таяну ноктасы», «Ком сәгате» кебек кызык тапшырулар да бар. Мәгънәви яктан тирәнлек сизелә. Ләкин болар гына җитми, дәвам иттерергә кирәк.
Халыклар дуслыгы турында фильмнар күрсәтегез әле, дип, РСФСРның халык артисты Никита Михалков, Мосфильмның генераль директоры Карен Шахназаров белән дә сөйләшкән булды. Татар телевидениесендә кинолар бар, ләкин алар хәзерге заманга туры килеп бетми. Әйе, анда бик дөрес нигез салынган: бер-береңне хөрмәт итү, миһербанлы һәм шәфкатьле булу һ.б. сыйфатлар яктыртыла. Ләкин яшьләргә башка төрле юнәлеш кирәк. Яшьләргә бераз юл да бирергә кирәктер?
Балалар өчен татар мультфильмнары кирәк. Фильм һәм мультфильм балаларның фикерләвен формалаштыра. Инициативаны тудырып тормасак, ул вакытта без ияртеп баручылар түгел, ияреп баручыларга әйләнәчәкбез. Яңа төрле ысуллар белән эш алып бару мөһим.
«Татар һәм Урта Азия архитектурасын берләштерәчәк»: Мәскәүдә төзеләчәк мәчет турында нәрсәләр билгеле?
– Мәскәүдә мәчет төзелеше көтелмиме?
– Мәскәүдә 4 мәчет комплексы эшли. Мөселманнарның җомга намазы вакытында мәчетләргә сыя алмау проблемасы бар. Безнең санатып караган булды: 4 мәчетне бергә кушсак, Мәскәүдә, аз дигәндә, 30 меңнән артык кеше җомга саен мәчеткә керә алмый, урамда кала. Кешеләрне сыйдырып булмый. Гомумән, 4 мәчет эченә 15-20 мең кеше сыя. Күп итеп санаган вакытта. Кар-яңгырда мәчеткә сыймаган 30 мең кеше урамда калырга мәҗбүр була.
Зур бәйрәмнәрне әйтеп тә тормыйм. Гает намазына 300әр мең кешене сыйдыра торган мәчет булыр дип әйтә алмыйм. Ләкин өметләнәбез. Соңгы тапкыр Мәскәүдә мәчет төзүгә җир бирелгәнгә 25 ел вакыт узып китте. Шуннан соң Мәскәүдә 25 ел мәчет төзергә җир бирелмәгән. Тынычлык проспектындагы Җәмигъ мәчетенең яңартып төзелүе 110 ел элек бирелгән җир территориясендә булды. Әлбәттә, берничә меңгә сыйдырылыш артты. Ләкин Җәмигъ мәчетенә дә кеше сыеп бетми.
2012 елда Мәскәү мэры Сергей Собянин алдында без бу мәсьәләне күтәргән идек. Аллага шөкер, ул уңай хәл ителде. Яңа Мәскәү дигән территориядә 5 миллионнан артык кеше яши торган яңа шәһәрчек барлыкка киләчәк. Сосенки дигән авылда балык буасы белән Калуга шоссесы уртасында 6 гектар җирдә төрле диннәр комплексы төзеләчәк. (Мәскәү үзәгеннән 24 км тирәсе – Интертат). Бу хакта Мәскәү шәһәре карары бар. Шушы 6 гектарда мөселман, христиан, буддист, яһүдләрнең комплексы булачак. Шуның 3 гектарга якын җире (2 гектар 75 сутый) Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөфтиятенә тапшырылды. Менә инде 1 елдан артык аның җитәкчесе булып хезмәт итәм. Хәзер шушы территориядә мәчет проекты эшен алып барабыз. Авангард вариантлар тәкъдим иттеләр, без, классик кыяфәттә булсын, дидек.
Хәзерге вакытта Казанда бер төркем белгечләр әлеге проектны эшли. Комплекс татар һәм Урта Азия архитектурасын берләштереп төзеләчәк. Комплекста мәчет, мәдрәсә, резиденция, күп функцияле бүлмәләр, ислам дине музеен төзергә исәплибез. Музей татар имамнары чалмасы кыяфәтендә булыр, дип уйлыйбыз.
Быел, Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, төзү эшләрен башлап җибәрергә ниятлибез. Шул ук вакытта, яһүдләр, христианнар, буддистлар да шул эшләр белән мәшгуль, без үзара аңлашабыз, аралашабыз. Проектны архитекторлар белән килештергәч, эшкә керешәчәкбез. Комплексны төзер өчен «Бәрәкәт» дигән иганә фонды булдырдык. Төзелеш шушы фонд аша финанслана. Попечительләр советында 30лап татар кешесе бар.
Шул ук вакытта, Мәскәү шәһәрендә 9 мәхәлләбез исәпләнә. Мөфтият янындагы бинаны сатып алып, ремонт ясадык. Ул мәдрәсә булачак, көзен Зәйнулла ишан Рәсүлев исемендәге мәдрәсәне ачып җибәрәчәкбез. Хәзер анда лицензия эшләре, җиһазландыру бара. 2 мең квадрат метр, бу – үзебезнең милкебез.
5 ел элек Мәскәү өлкәсендә мөхтәсибәт оештырган идек, өлкәдә барлыгы 24 мәхәллә бар. Хәзер аларны «Мәскәү өлкәсе Дини җыены» дип, исемен үзгәртәбез. Имам-мөхтәсибкә «мөфти» дигән вазифа йөклибез. Звенигород дигән шәһәрдә мәчетне төзекләндерергә, реконструкция ясарга уйлыйбыз. Якуб Вәлиуллин дигән булдыклы кеше 1994 елда ук шунда мәхәллә оештырган иде, анда ярты гектар җир бар. Тарихи яктан карасак та, XVI гасырда 2 бертуган татар кешеләренә рус патшасы Звенигородта җир биргән, алар йомышлы татарлар булып яшәгән.
Безнең мәхәлләдә 150гә якын татар хатын-кызлары укып йөри. Имамнарыбыз, хәзрәтләр – барысы да татарлар. Җомгада да татар абзыйлары килеп тора.
– Луганскидагы мәчетләр дә төзәкләндереләчәк, дип ишеттек.
– Луганскида Җәмигъ мәчете мартта ук Россия мөселманнары Дини җыены карамагына керде. Анда 14 мәхәллә эшли, хәзерге вакытта Луганскидагы мәчетне төзекләндерү эшләре бара, аларга акча бүлеп бирелде. Аннан тыш, 10га якын кечкенә мәчет бар. Аларга да реконструкция ясарга уйлыйбыз. Херсон өлкәсе, Запорожьедагы мөселманнар безнең белән элемтәгә чыга, анда 50-60лап мәхәллә бар, бергә эшләү юлларын карыйлар. Луганскида имамнарның 90 проценты – татарлар. Аларның күбесе Пенза өлкәсеннән. Татар оешмалары да анда бар.
«Мәчетләрне күп функцияле үзәк буларак кулланыйк»
– Татар телле мохитне Мәскәүдә тудырыр өчен нәрсә тәкъдим итәр идегез?
– Мөселманнар монда балалар бакчасы ачуны сорый. Хәтта акча түләп, балаларын алып килергә әзерләр. Балаларымны кая илтим икән, диләр. Бер татар егете чит ил университетының әзерлек курсларын ачты, аның инде 3 мәктәбе бар. Анда 700әр кеше укый. Чит ил программалары белән төрле телләр укыталар, мәктәпләр тулган, ата-аналар балаларын шунда бирергә ашкынып тора. Татар балалары өчен Татарстан тарихы өйрәтелә.
Хәзер Татарстанда күптелле мәктәпләр ачыла, бу – бик тә заманча фикер. Бу – Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдиме, ул яшьләрчә уйлый белә. Башка илләрнең дә тәҗрибәсен карап, шулай эшлисе иде. Ул вакытта эшләребез яхшы барыр иде. Яһүдләрдән дә өйрәнәсе әйберләр күп. Алар синагогага шимбә көнне килеп, Тәүрәт укып, чәй эчә һәм шуның белән кайтып китми. Аларның атналар буе дәвам иткән программалары бар. Иң затлы акустикалы зал – Мәскәү синагогасында. Бер бүлмәләрендә, төймәгә басу белән, парта, урындыклар «пәйда» була. Хатын-кызларга, балаларга аерым программа каралган. Анда тормыш гел кайнап тора. Мәчетләрдә дә шулай эшләргә иде. Җомга намазына барып кайту белән генә эш бетми. Аны мөмкин кадәр тулы көчкә кулланырга кирәк. Ул Мөхәммәд пәйгамбәр (с.в.г.) вакытында да шулай булган: уку да булган, балалар да уйнаган, хатын-кызлар да килгән. Шундый үзәккә әйләнеп, эшләрне алып барырга кирәк.
Чиркәү зур эшләр алып бара. Безнең мөселман оешмалары үзәкләштерелгән, федераль дәрәҗәдә булган мөфтиятебез бу дәрәҗәгә якыная алмады. Халык белән яңа төрле юлларын табып эшләргә иде.