Мәскәүдә «Россия мөселманнары Дини җыены» Үзәкләштерелгән дини оешмасының чираттагы съезды узды. Анда оешманың җитәкчелек һәм җәмәгатьчелек структуралары вәкилләре катнашты. Җыелыш барышында Мәскәү мөфтие, Голәмәләр шурасы һәм Иҗтимагы советының докладлары тәкъдим ителде. Бу хакта «Татар-информ»га оешманың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Катнашучылар оешма эшчәнлегенә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне карады, шулай ук алдагы биш елда хәл ителергә тиешле бурычларны билгеләде.
Съездда Әлбир Кргановны Россия мөселманнарының Дини җыены җитәкчесе вазифасына бертавыштан яңадан сайладылар. Ул оешма җитәкчесе вазифасында киләсе биш ел дәвамында эшләвен дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.