Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Шаһиморатова Чикагода да Казанны сагына икән

Дөнья операсының супер йолдызы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Альбина Шаһиморатова Чикагодан торып Казан белән элемтәгә чыкты.

news_top_970_100
Альбина Шаһиморатова Чикагода да Казанны сагына икән

Әлеге көннәрдә ул Чикагода яши. Җырчы, эше бик тыгыз булуга карамастан, “Татар-информ” журналисты Мөршидә Кыямова белән аралашырга вакыт тапкан. Әңгәмә вакытында Альбина Шаһиморатова Казан сәхнәсен бик сагынуын белдергән.

"Казан минем иҗатымда аерым урын алып тора. Нинди генә дөнья сәхнәләрендә чыгыш ясасам да, Казан сәхнәсен сагынам", - дип әйткән дөньяда танылган җырчы.

“Татарстан республикасы дәүләт симфоник оркестры белән узачак концертка әсәрләрне күптән сайлап куйдым. Анда дөнья классиклары яңгыраячак. Программа бәйрәм рухында узачак. Татарстан тамашачысына бәйрәм бүләк итәсем килә. Киләчәктә татар классиклары һәм халык җырларыннан торган программа әзерләү теләгем дә көчле. Мине зур сәхнәгә нәкъ менә халык әсәрләре чыгарды, мин аларны һәрдаим чит ил сәхнәләрендә дә башкарам. Татар моңнарын күңеленә сеңдергән дирижер һәм оркестр табып теләгемне тормышка ашырырга җыенам”, - дигән ул.



Моңа кадәр Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңны сагынып кайтам, дип сөйләгән иде.

Узган көздә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында һәвәскәр композитор, Әнвәр Шаһиморатовның 70 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган концерт булды. Фотолар шул концерттан:





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100