Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Шәвәлиева: "Хәзерге яшьләр бик күпкә соңрак өйләнешә, бик күпкә соңрак бала таба"

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервьюсында хәзерге яшьләрнең ничә яшьтә гаилә корырга омтылуы, демографик тенденцияләр, өйләнешүләр һәм аерылышулар статистикасы, иң популяр һәм иң сирәк очрый торган исемнәр хакында сөйләде.

news_top_970_100
Альбина Шәвәлиева: "Хәзерге яшьләр бик күпкә соңрак өйләнешә, бик күпкә соңрак бала таба"

 – Альбина Рафаилевна, 2018 елда Татарстан Республикасының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләп үтегез әле . Сезнең хезмәт эшчәнлеген нинди төп күрсәткечләр сыйфатлый?

– Без таянып эш итә торган максатчан индикаторлар һәм планнар ел саен Россия Федерациясенең Юстиция министрлыгы тарафыннан, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте раслый торган дәүләт йөкләмәсендә билгеләнә. Узган ел йомгаклары буенча аларның барысы да үтәлде һәм монда минем хезмәттәшләрем – республикадагы ГХАТ органнары җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең өлеше зур.

2018 елда ГХАТ органнарында гражданлык хәле турында 138 меңнән артык акт теркәлде, башка төрле юридик әһәмияттәге 383 меңгә якын гамәл башкарылды. Туу турында 46793 акт теркәлде, бу сан 2017 ел белән чагыштырганда 3,7%ка кимрәк. 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кимү темплары сизелерлек акрынайды – узган ел белән чагыштырганда 4 мәртәбәгә диярлек. Бу хәл федераль һәм республика дәрәҗәләрендә аналарга һәм балаларга социаль ярдәм буенча күрелгән өстәмә чараларның беренче яхшы нәтиҗәләре турында, шулай ук якын киләчәк елларда республикада туучылар санын арттыру мөмкинлеге турында сөйләү җирлеген бирә. 

2018 елда Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән кузгатылган илкүләм проектлар да демография өлкәсендәге хәлне яхшырту өчен юнәлдерелгән.

– Ә Татарстан шәһәрләре һәм районнарында балалар тууга бәйле күрсәткечләр ничегрәк?

Узган ел нәтиҗәләре буенча без Татарстан Республикасындагы 45 муниципаль районның һәм шәһәр округының 17сендә туган сабыйларны теркәү күрсәткечләренең артуын билгеләдек. Калган территорияләрдә тискәре тенденция күзәтелә. 

Гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балаларның тууы халыкны алга таба үстерүнең киләчәген формалаштыра торган, халык исәбен тотрыклы итүнең әһәмиятле бер факторы булып тора. 2018 елда туган сабыйларның гомуми исәбендә 42%ы – гаиләдә икенче бала, 19%ы – өченче һәм аннан соң туган балалар. Шул ук вакытта авылларда күп балалы гаиләләрнең өлеше, шәһәргә караганда күпкә артыграк. 

Республиканың кайбер авыл районнарында өченче һәм аннан соң дөньяга килгән балалар яңа туган сабыйларның гомуми исәбенең 40-45%тын тәшкил итә

Күп очракта, элегрәк өстенлек иткән бер балалы гаилә моделеннән китү нәтиҗәсендә, халыкның табигый артым күрсәткече буенча илдә алдынгы позицияне саклап кала алдык. Республикада туучыларның суммар коэффициенты да уртача Россия күрсәткеченнән артыграк. Татарстан Идел буе федераль округында туу турында теркәлгән актлар саны үлем турындагы актлардан (ел нәтиҗәләре буенча 2021гә) артыграк булган бердәнбер төбәк. Һәм менә шундый, һичшиксез, уңай нәтиҗәне без инде 8 нче ел рәттән теркибез.

– Яңа туган сабыйларны теркәү темасын йомгаклап, ата-аналарның балаларына куша торган аеруча киң таралган һәм сирәк очраучы татар исемнәре турындагы сорауны да бирмичә булдыра алмыйм.

– Әйе, әлеге сорау гадәттәгечә күпләрне кызыксындыра. Узган елда ир балалар арасында Әмир, Тимур, Кәрим, Самир, Гадел, Рамазан кебек исемнәр еш күзәтелде, ә кызлар арасында – Ясминә, София, Әминә, Алисә, Азалия. Иң сирәк очрый торган ир-ат исемнәре арасында Исмәгыйль, Мирас, Якуб кебекләрен атар идем. Иң сирәк очраучы хатын-кыз исемнәре – Галиябану, Җәмилә, Мөслимә, Шакирә булды.

– Сорауларның киләсе блогы гаилә-никах мөнәсәбәтләре статистикасына бәйле. Өйләнешү һәм аерылышу очракларын теркәү күрсәткечләре үзгәрдеме, бу өлкәдә нинди тенденцияләр барлыкка килде?

– 2018 елда республикада 24865 пар гаилә корды, әлеге күрсәткеч алдагы елга караганда 7,8%ка азрак. Без гаилә коруга һәм бала табуга бәйле тизләтелгән трансформацияне күзәтәбез, бу күренешләр традицион төсмерләрен җуйганнан җуя бара. 

Хәзерге татарстанлылар әби-бабайлары һәм ата-аналары буыны белән чагыштырганда бик күпкә соңрак өйләнешә, бик күпкә соңрак бала таба. Әгәр 10 ел элек кызларның күпчелеге 25 яшенә кадәр кияүгә чыгарга тырышса, хәзер исә аларның нибары өчтән бер өлеше генә бу яшькә кадәр гаилә кора. Ир-атлар арасында да шуңа охшаш динамика күзәтелә. Чирек гасыр дәвамында ана булуның да уртача яше берөзлексез олыгая бара. Әгәр 1990 нчы еллар башында ул 25 яшь тәшкил иткән булса, узган ел йомгаклары буенча 29 яшькә диярлек якынайды.

Гаилә-демография өлкәсендәге актуаль мәсьәлә булып, гадәттәгечә, аерылышу проблемасы кала. 2018 елда таркалган гаиләләр саны безнең республикада 1%ка кимеде һәм 13456 очрак тәшкил итте. Шунысын ассызыклап узарга кирәк, республикадагы ГХАТ органнары аерылышу очракларының 80% артык, ә кайбер муниципаль районнарда 100% суд карарлары нигезендә рәсмиләштерде. Биредә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстанда, элеккегечә, 1000 гаиләгә 503 аерылышу очрагының туры килүе турында әйтеп үтү артык булмастыр. Күрше Киров өлкәсендә, мисал өчен, әлеге күрсәткеч 711 тәшкил итә.

– Үткән ел Сезнең тармакка 100 ел тулуны бәйрәм итү төп вакыйгага әверелде. Былтыргы йомгаклар буенча Сез ГХАТ органнары өчен кайсы вакыйганы иң әһәмиятлесе дип билгеләп үтәр идегез?

– Безнең өчен ул, әлбәттә инде, Гражданлык хәле актлары язуларының бердәм дәүләт реестрын эксплуатациягә кертү булды. Яңа мәгълүмат системасы 2018 елның 1 октябрендә эшли башлады. Анда шактый гына техник катлаулылыклар бар иде һәм бу яңалык безнең өчен җитди сынауга әверелде. Бүгенге көндә дәүләт хезмәтләре порталлары белән алга таба интеграцияләү, шулай ук ведомствоара хезмәттәшлек итүне камилләштерү мәсьәләләре хәл итүне таләп итүче аеруча актуаль бурычлар булып кала.

Реестр операторы, Федераль салым хезмәте белән берлектә гамәлгә ашырыла торган, җайга салынган эшләр нәтиҗәсендә, тулаем алганда, барча система эшен тотрыклы итү һәм гражданлык хәле актларын теркәү буенча дәүләт хезмәтләрен өзлексез күрсәтүне тәэмин итү мөмкин булды. Мондый масштаблы ресурс оештырылуын без үзебезнең тармакны мәгълүматлаштыру буенча тагын бер прогрессив адым буларак бәялибез. Гражданлык хәле актларын саклауның бердәм гомумфедераль урынын формалаштыру максатында бөтен ил буйлап 1925 елдан соң теркәлгән һәр акт язуын электрон төренә күчерү эше башланды. Бүгенге көндә безнең Идарә хезмәткәрләре 5 млн якын акт язуын шул төргә күчерде.

– ГХАТ органнары, билгеле булганча, гаилә кору башлангычында тора, туган сабыйларны терки, гаилә таркатуга каршы көрәш алып бара. Бу эш турында җентекләбрәк сөйли алмассызмы икән?

– Сез хаклы. Гаилә институтын ныгыту, гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы рухи-әхлакый гореф-гадәтләрне саклау, гаиләдәге иминсезлекләрне профилактикалау – без зур игътибар бирә торган мәсьәләләрнең аерым бер блогы. Өстәвенә, без мәнфәгатьле барлык дәүләт һәм муниципаль структуралар, иҗтимагый, дини берләшмәләр белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез...

Гаилә кору сарайлары, урыннардагы ГХАТ бүлекләре асылда гаилә сәясәтен тормышка ашыруның әйдәп баручы үзәкләренә әйләнеп бара, республика дәрәҗәсендә дә, муниципаль дәрәҗәдә дә социаль әһәмиятле чараларны уздыру урыннарына әвереләләр. Гаилә корган парларның юбилей даталарына багышланган тантаналарны уздыру яхшы традициягә әйләнде. 2018 елда Татарстан Республикасының ГХАТ органнары хезмәткәрләре тарафыннан 2300 артык пар өчен бәйрәм чарасы уздырылды. Яшүсмерләргә Россия гражданы шәхесен таныклаучы төп документны – паспорт тапшыруны оештырып, ГХАТ органнары хезмәткәрләре үсеп килүче татарстанлыларны патриотик тәрбияләү эшендә катнаша. Җылы, өйдәге кебек җанлы тирәлектә без ана капиталы сертификатларын тапшырабыз.

Ел саен уздырыла торган Халыкара гаилә көне, Әниләр көне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кебек бәйрәмнәр дә, Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республикадагы иң яхшы гаилә парларын тантаналы рәвештә кабул итү дә җәмгыятьтә зур резонанс уятты.

Төрле аудиторияләр өчен мәгълүмат бирү-аңлату эшенең яңа, тәҗрибәи формалары актив кертелә, болар: гаилә алып бару дәресләре, “яшь гаилә мәктәпләре”, “аралашу һәм танышу клублары” һәм башкалар. Шул рәвешле, билгеләнгән вәкаләтләр даирәсеннән чыгып, ГХАТ органнары традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга һәм демографик вәзгыятьне яхшыртуга үзеннән шактый зур өлеш кертә.

Биредә шунысын да искәртергә кирәктер, без гаилә юнәлешендәге төрле конкурсларны, шул исәптән “Идел буеның уңышлы гаиләсе” фестивален һәм “Ел гаиләсе” россиякүләм конкурсын оештыручылар буларак та чыгыш ясыйбыз. Уңышлы яшь, күп балалы гаиләләрнең, шулай ук берничә дистә ел дәвамында тату гомер кичерүче гаилә ветераннарының тәҗрибәсе массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук социаль челтәрләрдә, безнең рәсми аккаунтлар аша киң яктыртыла.

Моннан тыш, Татарстанда ГХАТ органына уртак ризалык буенча аерылышу турында гариза тапшырган һәр гаиләгә диярлек медиатив ярдәм күрсәтүнең төрле вариантлары тәкъдим ителә. Бу вакытта ГХАТ органнарында психологлар белән әңгәмә кору һәм консультация бирүнең телефон, скайп, Идарәнең инернет-кабул итү системалары аша дистанцион формаларын үз эченә алган чараларның киң тупланмасы кулланыла.

Профессиональ эшчәнлектәге, гаилә сәясәтен уздырудагы әһәмиятле мәсьәләләр турында без республика парламенты һәм Татарстан Хөкүмәте, иҗтимагый һәм дини оешмалар җитәкчеләре катнашында ГХАТ идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышларында фикер алышабыз.

Шунысын әйтеп үтәргә телим, без диалог өчен һәрвакыт ачык, Татарстан Республикасының ГХАТ органнары эшен камилләштерүгә юнәлдерелгән конструктив идеяләрне һәм тәкъдимнәрне кабул итәргә әзер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100