Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Кармышева «Кызлар пати»дан киткән

Альбина Кармышева «Кызлар пати»дан китте. Альбина сүзләренчә, аның тормышы үзгәрә. «Төркемдә булыр өчен һәрвакыт элемтәдә торырга кирәк. Ә минем карашларым үзгәрде», - ди ул.

news_top_970_100
Альбина Кармышева «Кызлар пати»дан киткән
Салават Камалетдинов

Альбина Кармышева «Кызлар пати»дан киткән. Китү сәбәбен Альбина «Интертат»ка сөйләде.

«Барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттә калдым. Талашулар булды дип әйтә алмыйм. Бүгенге көндә мин менә шушы карарга килдем. Бәлки кызлар өчен бу карарым көтелмәгән булгандыр. Әмма мин тулаем үземне гаиләмә һәм иҗатыма багышларга телим. Бераз гына тормыш кыйммәтләре дә үзгәрә. Мин кызларны шулай ук яратам, хөрмәт итәм. Мин аларга рәхмәтлемен. Мәсәлән, хәйрия концертларын оештырырга уйласам, алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Шулай ук иҗат кичәләрендә дә, туган көннәрдә дә без гел бергә. Әгәр теләсәм, кызлар янына кире кайта да алам», — дип сөйләде Альбина.

«Кызлар-пати» 2017 елның 9 мартында оешкан төркем. Анда егермеләп җырчы, тамада, алып баручы, гомумән, сәхнәгә катнашы булган туташлар һәм ханымнар бар. Төркемнең җитәкчесе — Айгөл Бариева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100