news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Альбина Кармышева базарда хәйрия концерты куйган

Бу хәйрия концерты Яшел Үзән районында яшәүче 18 балалы гаиләгә ярдәм йөзеннән оештырылган.

news_top
Альбина Кармышева базарда хәйрия концерты куйган

Автор-башкаручы Альбина Кармышева хәйрия концертларында еш катнаша. Күптән түгел ул «Яңа Тура» базарында 18 бала тәрбияләүче Миңнуллиннар гаиләсенә багышланган хәйрия концертында катнашкан. Бу базарда сату эшен алып баручылар берәм-берәм үз товарларын биргән.

«Бу гаиләдә 16 бала балалар йортыннан алынган. Ел саен «Яңа Тура» сатучылары шушы гаиләгә һәм Яшел Үзән районындагы балалар йортына киемнәр, уенчыклар бирә. Шушы юл белән алар, ярдәм итеп, изгелек кыла. Мин дә читтә калмадым. Сумка-сумка әйбер күтәреп килә сатучылар… Бу дөньяда яхшы кешеләр бар әле, димәк», – ди Альбина. 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Рэхмэт,үз игелегегез узегезгэ кайтсын!Ятимнэрне соендергэнсез.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар