Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Кармышева: «Бәләкәй чакта кайчан карама ач идем мин...»

Альбина Кармышеваның иҗаты башкаларныкыннан аерылып тора. Аның кебекләр турында «самородок», диләр. Ул «Интертат»ка интервью бирде.

news_top_970_100
Альбина Кармышева: «Бәләкәй чакта кайчан карама ач идем мин...»
Салават Камалетдинов

«Миңа җырларга бирмәделәр...»

Безнең арада берсендә зур булмаган конфликт булган иде. «Квартирнигың»нан язган репортаждан соң, ялгышмасам.

 Кайбер чакта артык «резкий» буласың бит син. Мин ул репортажны оныттым инде, чөнки һәрнәрсәдә бары тик яхшы якларны гына күрергә тырышам. Ул чарада мин оештыручы да идем, артист та идем. Берүзем барысы өчен дә җаваплы! Өстәвенә, килеп, урынсыз сораулар да бирүчеләр була…

Ник администратор белән эшләмисең?

Миндә яһүд каны да бар, артык зур булмаган чараларга администратор нигә кирәк? Аңа бит акча түлисе була аннан соң. Үз кесәмә керергә тиешле акчаның яртысын аңа биргәнче, барысын да үземә алам. Әлегә барысына да өлгерәм. Бәлки артист буларак күтәрелеп китсәм, алырмын да ярдәмче, тик хәзер түгел. Сүз зур чаралар турында бармый. Ә болай кайбер чараларга әле менә август аеннан башлап ярдәмче чакыра башладым. Үз-үземне кызгандым. 

Июнь аенда Сабан туе бәйрәменә Азәрбайҗанга бардың. Ничек анда?

Андагы халык мине сорап алды. Өч ел элек бер барган идем, аларга ошап калганмын. Хәтерлим, ул елның җәендә боеграк чагым иде. Әллә кайларга чыгып китәрлек хәлдә идем. Сабантуйга барырга тәкъдим иткәч, риза булдым. Һәм бер дә үкенмәдем. Ә быел аларга башта башка җырчыны җибәрергә теләгәннәр иде, ә алар мине сорап алганнар. 

Үз туган ягыңа Сабантуйга кайтмагансың икән. Бер көнне социаль челтәрләрдә зарыңны белдергән идең.

Әйе, кәефемнең шундый чагы иде. Чакырмадылар шул мине Мордовиягә. «Ник туган ягыңа бәйрәмгә кайтмадың, үпкәләдең әллә?» – диделәр. Ул көннәрне Казанда бер-бер артлы банкетлар иде. Эшемне ташлап, кайтып китимме? 2005 елда Саранскида федераль сабан туе булды. Миңгол абый Галиев: «Ничек инде син бармыйсың?» – дип, конгресска шалтыратты. Миңа һәм Илсөягә җырларга бирмәделәр. Безне исемлеккә кертмәгәннәр икән. Без күлмәкләрдән басып торабыз, үз чыгышыбызны көтәбез, ә концерт бетте…

«Без акчасыз үстек»

Ирең Актанышкыны. Аның белән танышканда татарча белә идеңме?

Айзат белән танышканда, мин инде биш ел Казанда укыган идем. Син дә Актаныштан бит. Тулай торакта яши башлагач, сөйләшүемнең башкаларныкыннан аерылып торуын аңлап алдым. Ә иремнең әнисе белән танышканда, мин чатнап торган татар кызына әверелгән идем инде. Әни нык сөенгән иде, чөнки башта ул минем турыда «татарча бер сүз дә белми», дип уйлаган булган. Мин чын татар гаиләсенә килен булып төшүем белән горурланам. Өстәвенә Актанышка! 

Студент елларында син нинди идең?

Башым-аягым белән эшкә чумган идем. Дусларым клубларга йөргәндә, мин тырышып эшләдем. Сүз уңаеннан, мин Шәймиевның оныгы Ләйләне укыттым. Аннан соң алып баручы булып концертларда чыгыш ясый башладым. Энем дә Казанга күчте, аңа да акча ягыннан булышырга кирәк иде. Әни белән әтигә акчалата ярдәм итәргә тырыштым. Без акчасыз үстек. Жәлләтәсем килми, тик ярлылыкның ни икәнен беләм мин. 

Ник студент чагыңнан ук үзеңне популярлаштырмадың?

Вакытым юк иде, укыдым, эшләдем. Килешәм, мин популяр түгел идем. Аннан соң популярлашуга күп акча кирәк бит, ә мин, әйткәнемчә, ярлы гаиләдән, әти-әнидән акча сорау турында уйлый да алмый идем. Өч ел эчендә акча җыеп, фатир алдым «зато». Гомумән, иҗат белән улым тугач кына шөгыльләнә башладым. Тукта әле, минәйтәм, яшь бара, иҗат итәргә кирәк. Әкрен генә җырларымны таныта башладым. Хәзер исә бераз туктап тордым, башка эшләрем бар. Мин банкетларда алып баручы булып эшләүчедән үстем. Хәзер мине җырчы буларак чакыралар. Әмма җырчы булу миңа алып баруга караганда әзрәк акча китерә, шуңа күрә янәдән алып баручылыкка кайтасым килә. Алып баручы булганда берничә тапкырга күбрәк акча эшли идем.

 Сез гаиләдә ничә бала үстегез?

 Дүрт бала без. Әле алтау булырга тиеш булганбыз, әни ике баласын югалткан. Алтау булсак, тагы да авыррак булыр иде. Иртән бәрәңге, обедта бәрәңге… Авыл белән ярдәм итәләр иде безгә: кем он, кем кием бирә иде.

 Хм...

Әни 90нчы елларда укытучы булып эшләде, аңа ярты еллап хезмәт хакы түләнмәде. Әти авариягә эләкте. Шушы авыр вакытлар берничә елга сузылды. Кайчан карама ач идем мин… Эшләгән беренче акчама фатирда ремонт ясадым. Үземә киемнәр алдым, чөнки апаларымнан калган киемне киюдән гарык идем инде. Шушы ярлылыктан арынасым килә иде минем. Хәзер, Аллаһка шөкер, тормышлар җайланды. Ирем – алтын! Ни ашыйсым килә, шуны алып бирә. Теге ачлык, ярлылык артта калды.

 Хәзер популярлашуга акча сарыф итәсеңме?

Юк диярлек, мин клипларымны язылучылар саны күп булган төркемнәргә җибәрәм. Бәхәсле темаларга сораштыру оештырып, клибымны терким. Мәсәлән, «Урыс кызы урыс түгел» клибы астына «Катнаш «брак»ларга ничек карыйсыз?» дигән сорау куя идем. Әле татар теле өчен көрәш вакыты иде бит. Ул яктан миңа уңыш елмайды. Бер тиен акча түкмичә, шул вакытта «Тутарка» җырын популярлаштырдым. Клибына ун мең акча сарыф иттем дә бетте. Ә калган җырчылар ротацияләргә йөзләгән мең акча түгә. 

Бары тик хайп өчен генә яздырылган җырың бармы?

«Тутарка» җыры шуның өчен язылган иде. Аны җырларга сорасалар, башкарырга тырышмыйм. Бу җыр бары тик пиар өчен барлыкка китерелгән. Әмма!  Беләсеңме, хайп яки пиар, булса да, бары тик иҗатта гына булырга тиеш, дип уйлыйм. Шәхси тормышым яңалыкларын кулланып, сенсацияләр ясап йөрүне кирәк дип тапмыйм.

Беренче каналда бара торган «Модный приговор» тапшыруына чакырганнар иде сине. Ник бармадың?

Шоу бит ул. Ирем яки әнием мине киенә белмәүдә гаепләргә тиеш иде. «Татарка не на чиле» клибы чыккач язды алар миңа. Әйтәм бит, миңа андый пиар, шоу кирәкми.

Синең иҗатың башкалардан аерылып тора. Килешерсең, сиңа популярлашу катлаулырак. Башкалар кебек буласың килмиме? 

 Юк, ничек телим һәм тоям, шулай иҗат итәм. Әгәр дә иҗатымны ахмаклык дип күрәләр икән, димәк, алар үзләре шундый. Мин аерылып торуымны, иҗатымның башкаларныкына охшамаганын аңлыйм. Кайберләр мине артист буларак кабул итми икән, ул – аларның үз эше. Әмма мин пандемия башлангач та, хәзер дә, артист булып кала бирәм. Популярлыгымны эшкә җигеп, аны кулланып, җыен юк-бар, чүпрәк-мазар сата башламадым бит. Иҗатның башка юлларын эзләп таптым. Онлайн дәресләр бирдем, төрле чараларда катнаштым. Кредит түлисе бар, шуңа сатам инде дип, әллә ниләргә реклама ясамадым. Үзем булып калдым! Ә кредитлар кемдә юк?! 

Син энергетикаң буенча иреңнән көчлерәк түгелме?

Мин өйдә башка төрле. Тыныч кына үз эшемне башкарып йөрим шунда. Айзат миннән пөхтәрәк, шуны әйтә алам. Мин кирәк булганда гына җыештырам. 

Айзат нинди ир?

Төрле чагыбыз булды. Олыгаябыз бугай, хәзер башка төрле уйлыйм: ярый әле ул бар, дим. Аның сүзләренә, киңәшләренә колак салырга кирәк икәнен аңладым. Бер мәлне гел иҗатка гына чумган идем. Вакытында туктап калдым, гаиләм бар икәнен дә онытырга ярамый. Айзат хәтта ачулана башлган иде, чөнки аңа игътибарым җитми иде. 

Булды, аерылышабыз, дип уйлаган чаклар булдымы?

 Кемдә булмаган икән андый чаклар? Без гомер буе бер талашмыйча яшәдек, дисәләр, ышанмаячакмын. Һәр пар авырлыклар аша үтәргә тиеш. Бары тик шушы очракта гына мөнәсәбәт ныгый. Әмма «аерылырга кирәк» дип уйлаган саен, берникадәр вакыт үткәч, балаларым өчен яхшырак әти, үзем өчен туры килердәй ир тапмаячагымны аңлый идем. Ул – гаилә кешесе, соңгы тиененә кадәр өйгә алып кайта.

Ике бала үстерәсез, бәлки, тагын берне? 

Юк, андый планнарым юк. Улым бик актив, үзе биш балага тора. Аннан соң 36 яшьтә инде мин. Ә узсам, калдырыр идем. Зур гөнаһ...

«Кызлар-пати» турында, гел «гүләйт» итеп йөриләр, дип уйлаучылар ялгыша

Син ник «Кызлар-пати»дан киттең?

Пандемия чорында киттем мин аннан. Анда башка үсешем булмаячагын аңладым. 

Анда нинди үсеш булырга мөмкин соң?

Мордовиядән чыккан кыз өчен, ягъни минем өчен, Татарстанның атказанган артистлары белән аралашу дәрәҗә иде. Бәлки, аралаша башлаганда, үз-үземә мөнәсәбәтем түбәнрәк булгандыр. Алар белән бер дулкында булдым, иҗат итүгә яңа көчләр тупладым. Шуны әйтәсем килә: «Кызлар-пати» турында, гел «гүләйт» итеп йөриләр, дип уйлаучылар ялгыша. Хәйрия белән шөгыльләндек, ничә концерт үткәрдек. Кешеләр генә ни күрәселәре килә, шуны күрә. Без күңел ачуыбызны да социаль челтәрләрдә күрсәтә идек. 

 Ник киттең дим?

 Челтәрле маркетинг белән шөгыльләнә башладылар бит. Реклама артык күпкә китте. Әмма без талашмадык. «Мин сезне яратам», – дип саубуллаштым. Алар үпкәләде, социаль челтәрләрдән дә «отписались». Айгөл кире чакырып карады, тик, минемчә, китәсең икән – кайтмаслык итеп китәргә кирәк. 

 Эстрадада начаррак мөнәсәбәттә булучы танышларың бармы?

Хм... Фазлыева яратмыйдыр мине. Берсендә Алсу, шалтыратып, мине яшәргә өйрәтә башлады. «Без барыбыз да – хәерчеләр», – ди. Мин әйтәм, үзең турында гына сөйлә шулай, дим. Аның кешеләрне кимсетергә ни хакы бар соң? Сәгать дәвамында: «Син дөрес яшәмисең, миллионнар эшли алыр идең», – дип тукыды. Альберт Шакиров турында: «Ул – хәерче журналист, егерме мең дә алмыйдыр», – дип сөйләде. «Исерек айнымасын, хәерче баемасын», – диләр бит. Югыйсә, без Алсу белән дә, Азат белән дә дуслар идек. Икесе белән дә бергә укыдык. Туган көннәргә бергә йөрешә идек, мин мәҗлес алып барганда, Азат ди-джей булыр иде. Ә хәзер менә хәлләр бик әйбәт түгел әле. Мин кешеләргә бик ышанмый башладым, ирем һәм әнием бар – аларга серләремне сөйли алам. 

Юрий Шатунов истәлегенә концерт үткәрдегез бу арада.

Юрий үлгәч, коллегалары аның каберенә бармады, аны артистлар яратмады. Әмма халык аны белде, белә һәм беләчәк! Концертларыбыз шуны дәлилләде. Иҗатчылар исән чагында аларның кадерләрен белергә кирәк. Ә болай мин актив булырга тырышам. Тәкъдимнәргә мин ачык!

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 8 март 2024
    Исемсез
    Альбина, мин Сезне бик хормэт итэи, Сезнен, белэн горурланам! МОЛОДЕЦ!!! Эниегезгэ, безнен, хормэтле укытучыбыз Галина Ивановнага да бик рэхмэтле!!! Пар канатлы, ун,ышлы, бэхетле, хэерле озын гомер телим! hэрвакыт узегезчэ матур яшэгез! Иж,ат чишмэгез саекмасын,
  • 15 сентябрь 2022
    Исемсез
    Альбина ...укыдым ..хем сезне шунда УК яраттым..Сез кочле кеше!!!Сез Бэхетле кеше!!Сез дорес кеше!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100