Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Джанабаева җиде көн эчендә ничек ябыккан

Альбина Джанабаева җиде көн эчендә ничек ябыккан

news_top_970_100
Альбина Джанабаева җиде көн эчендә ничек ябыккан
"ВИА Гра" төркеменең экс-солисты Альбина Джанабаева җәйге ялдан кайткач, үзенең тазарып китүен абайлап алган һәм бик катгый диетага утырырга булган.

- Мин ипидән, тоздан, шикәрдән һәм хәтта чи яшелчәләрдән баш тарттым. Аксымлы диетага күчтем: аксым, пешкән яшелчәләр, яшел үлән ашыйм, үлән чәйләре һәм су эчәм, - дип сөйләгән җырчы StarHIT басмасына.

Моннан тыш, Джанабаева актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә башлаган. 

- Көн саен йөгерәм, тиз йөрим, бассейнда коенам һәм мунча керәм. Бер атна эчендә өч килограммга ябыктым, - дип сөйләгән ул.

Күптән түгел иллене ваклаган артистка бик матур күренә. Күптән түгел ул фанатларына үзенең макияжсыз төшкән фотосын күрсәтте. "Нинди матур! Шундый саф, табигый, якты. Сезгә мейкапсыз да бик килешә", - дип яздылар аңа инстадашлары. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100