Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Бәширова: Кияү нинди булырга тиеш?

Intertat.ru электрон газетасында киленнәргә булачак кайнаналарның типик таләпләре турында язган иде. Хәзер инде кияүләргә таләпләр турында язарга вакыт җитте. Кияү нинди булырга тиеш? Альбина Бәширова шул хакта яза.

news_top_970_100
Альбина Бәширова: Кияү нинди булырга тиеш?

Бер абзый, кияве белән кызының туенда әйтәсе теләген шундый сүзләр белән башлаган ди: “”Менә кияү, кичә синең иң бәхетле көнең иде...” Кияү кеше әкрен генә моны төзәтә икән: “Бүген бабай! Туй бит бүген...” “Кияү, бүлдермә, мин нәрсә сөйләгәнемне бик яхшы беләм – туең бүген, ә иң бәхетле көнең кичә иде”, - ди икән. Ата кеше үз кызын белә, гадәттә,  кияү ягында була ул...

Урыслар арасында хатынның анасын – тещаны да сүгеп сөйләнгән, язылган сүз шактый. Ә безнең татарда әбисенең яманатын сатып йөрүче бер Җәвит Шакировны гына беләм. Татар апалары да кияүләрен ярата, гадәттә...

Бу, татарларда әле һаман да, “ир – баш, хатын – муен” дигән мәкальнең актуаль булу күрсәткечеме, әллә татар кияүләре чыннан да бик яхшы кешеләрме, белеп булмый. Тик чыннан да, “шәп кияү” статусы алыр өчен нинди булырга кирәк соң? “Булачак киявегезнең нинди булуын телисез?” дигән сорауга төрле кеше төрлечә җавап бирә. 

Булат Бәйрәмов (шоумен, ике кыз әтисе): - Минем кызыма "юк" дип әйтә белми торган кияү булсын! Шул ук вакытта чүпрәк тә булмасын.

- Бик авыр бит бу...

- Ә минем кияүләргә җиңел булачак дип кем әйтте әле?  Мине бер караштан ук аңлый торган кияү, миңа үз атасына ышандай ышана торган булсын. Һәм иң мөһиме, иманлы булсын!  Ә дөресен генә әйткәндә, киявеңнең нинди булуы кызыңнан тора,  без кызларыбызны яхшы кияү сайлый алырлык итеп тәрбияләргә тырышабыз.

Иркә (җырчы, өч кыз әнисе):  Мин үземә-үзем сүз бирдем – мин балаларның тормышына кысылмаячакмын, шуңа күрә монда үземең теләкләремне түгел, ә үземнең фаразларымны әйтәм. Мәсәлән олы кызым Айсылу - ул чын хатын-кыз. Күктә очып йөрүче сәнгать кешесе дә түгел, әллә нинди карьера артыннан да кумаячак ул, балалар үстереп, гаилә өчен яши торган кеше булачактыр. Аның ирен мин үткен, чартлатып тормыш алып бара торган, бер өч җирдә эшли торган кеше итеп күз алдына китерәм.

Икенче кызымның характеры – нәкъ минеке. Аңа инде үзеннән дә алда йөри торган ир егет туры килмәс. Аңа йомшаграк, Әминәнең көен көйләп йөри торганрак ир кирәк булыр. Ә кечкенәсенә әле ике яшь тулып кына килә, ул бөтенләй өченче төрле кеше. Аның ире күзлекле, үз дөньясы булган хыялыйрак бер кеше булыр кебек.

Бу фаразлар, әлбәттә, шаяру, барысы да без уйлаганча гына барса, бик шәп булыр иде. Тик бөтен нәрсә Ходай кулында. Шуны гына әйтәм - әллә нинди бай кияүләр эзләмибез, яхшы күңелле булсыннар. Башка дин кешесе булса да, берни эшләр хәлең юк, тик үземнең саф татар исемле, татарча тәрбияләнгән, рәхәтләнеп, “чыкылдатып” мишәрчә сөйләшә торган алма кебек балаларымны урыска бирәсем килми инде... Кияүләрем үзебезнең милләт кешесе булып чыксыннар өчен бөтен мөмкин булганны эшләячәкмен, тик бу проблеманы балага артык басым ясамыйча, акырмыйча-бакырмыйча, җайлап кына, “мишәрчә” итеп хәл итәчәкбез дип өметләнәм.

Зөлфәт Зиннуров (җырчы, ТВ алып баручысы, ике кыз әтисе): Кияүләрем үземә охшаса, бик шәп була! Үзем кебек булсыннар! Татар җанлы  булсыннар алар, минем оныкларны татар телле итеп тәрбияләсеннәр. Мин кызларны, үзләре дә яхшы кияү табарлык итеп үстерергә тырышам. Мәсәлән, олы кызны мин гел үзем белән йөртәм. Хатын кайвакыт моңа каршы, гел ирләр арасында йөртәсең кызны, ди. Мин бит аны яхшы кешеләр янында гына йөртәм. Ул безнең аралашудан, мөнәсәбәтләрдән күреп, чын ир-атның нинди булырга тиеш икәнлеген үзе аңлап үсә.

- Ә киявең башка милләт, башка дин кешесе булса?

-Әлбәттә, татар кешесе, мөселман кешесе булса яхшырак инде, тик кызым, фанатларча дингә бирелгән, надан мөселман кешесен сайлаганчы, акыллы, төпле, адекват башка милләт кешесен сайласа, әйбәтрәк булачак.

Руфия (декрет ялында, ике кыз әнисе): Минем кызларны рәнҗетми торган кияүләр кирәк. Бөтен сүзләрне уртага салып сөйләшә торган ир булсын. Квартирасыз булса да ярый, мин үземнең кызларга үзем алып калдырырга тырышачакмын квартираны. Квартирасы үзенеке булса, мужик аның кулында булачак. Кызыма да яшәргә җиңелрәк булачак. Бай булмаса да ярый, байга ярап торырга да кирәк бит әле. Байга чыгып карадым инде...

Гөлфизә апа: (пенсиядә, ике олы кызы, бер улы бар): Бер киявем бар инде, кече кызым кияүгә чыгарга җыенмый бугай әле, укый. Йөргән егете дә юк. Кияүгә чыгарга уйласа, олы киявем кебек кешегә чыксын. Бик әйбәт минем олы кызымның кияве! Акыллы, эчми, тартмый, эшли... Кызым белән оныгым өчен үлеп тора! Миңа да “мамуль” дип кенә йөри.

- Татарча сөйләшмимени?

- Сөйләшми! Сөйләшмәсә инде... 

Роза (авылда клуб мөдире булып эшли, бердәнбер кызы бар): Бай кияү кирәкми, үзләренә кирәк малны икәү эшләп тапсыннар, кадерлерәк булыр. Минем кызымны санлап, кирәкчә тәрбияләп торырлык ир кирәк. Кызларны бит әле әзрәк тәрбияләргә, тәртәгә кертергә дә кирәк кияүгә чыккан шәпкә... Артык үсендереп тә җибәрмәсен, артык түбәнсетеп тә.

Башка дин кешесе булмасын. Без кызым белән ул темага бик күп сөйләштек, бу аның өчен дә мөһим. Башка милләт кешесе булса булсын, дине бер булсын. Күп сөйләшеп аз эшли торган кеше кирәк түгел. Эчмәсен.

Ленар (фермер, өч кыз әтисе): Тормыш алып барырлык кешеләр кирәк. Бергә чыгып эшләрлек, бәйрәмнәрдә бергә утырып эчәрлек кеше булсын! Акыллы, сау-сәләмәт авыл егете. Компьютерда уйнап утырып күзе акайган, үтә күренмәле нечкә бармаклы, хәлсез шәһәр егетләре кирәк түгел. Бер капчык ашлыкны рәхәтләнеп култык астына кыстырып йөрерлек булсын!


Бу фикерләрдән чыгып, якынча гына булса да, идеаль кияү образын күзаллап карыйк. Кияү буласы кешеләрнең тормышын җайлап җибәрерлек берничә киңәш:

- Татар кешесе өчен иң беренче чиратта, кияүләренең татар, һәм мөселман динендә булуы мөһим. "Мин баламның теләгенә каршы килмәячәкмен" дип торсалар да, барыбер сүзе булачак. Күңелегезгә татар кызы ошаган икән, һичьюгы әби белән бабагыз белән аңлашырлык кына булса да татарча өйрәнеп куегыз - зыяны булмас.

- Өйләнгәндә бик бай булмасагыз да ярый. Иң мөһиме өйләнгәч, эшләрне җайлап җибәрерлек яхшы эшегез, я берәр бай, яхшы урында эшли торган туганыгыз булсын! Туйга кадәр бай кирәк түгел дип торган булсалар да, кызларының ярым ач хәлдә, тулай торакның бер кечкенә бүлмәсендә яшәп ятуына риза булмаслар. Әнә, “юк” дип әйткәнне яратмыйлар икән бит әле...

- Тагын, сез кияү булып киләсе гаиләдә олырак кияүләр булса, һәм аларга мөнәсәбәт әйбәт тә булса, аларны гына үрнәк итеп алыгыз. Әгәр барыбер яраталар икән, нәрсәгә тагын велосипед уйлап чыгарырга?

- Шул ук вакытта, тәрбия һәм психология өлкәсен дә әзрәк чамаласагыз комачауламас. Өйләнешкәч, бер-береңә яраклашу чоры шактый авыр үтә, төртеп ега, тартып торгыза белгән ирләрне ярата хатыннар...

- Ә инде уңган, булган кешеләрне барысы да ярата. Кулыгыз йорт арасында кирәкле эш белсә, бик күп “минусларыгызны” кичерәчәкләр. Компьютерны,  уен уйнап, вакыт уздырыр өчен генә ясаганнар дип инанган бабагызга үзегезнең фрилансер икәнлегегезне, һәм менә шулай, “көне буе кампютрга кадалып утырып”, бер эре организациянең веб-сайтын алып баруыгызны аңлату шактый катлаулы булыр.

- Һәм иң мөһиме, үзегезгә бөтен яклап та туры килгән, тиң булган яр сайлагыз. Тормышыгыз мәхәббәткә корылсын. Кызлары сезне яратса, әби белән бабагыз да яратачак!   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100