Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Асылгәрәева: «Сак булыгыз! Коронавирус авыруы чыннан да бар!»

Авыруны кайда эләктергәнемне белмим, ди «Эфир» телеканалы алып баручысы.

news_top_970_100
Альбина Асылгәрәева: «Сак булыгыз! Коронавирус авыруы чыннан да бар!»
https://www.instagram.com/albina_asilgaraeva/

«Эфир» телеканалы алып баручысы Альбина Асылгәрәева үзенең коронавирус белән авырганын әйткән иде. «Интертат», аның белән элемтәгә кереп, хәлен белеште.

«Әлеге авыруны төгәл кайда эләктергәнемне белмим. Кибетләргә дә йөрдем, туганнарым белән дә аралаштым. Эштә түгел — монысын төгәл әйтә алам, чөнки май башыннан бирле эшләмим.

Коронавирус белән авыручы танышларым юк иде. Иң беренче танышым — мин үзем. Хәзер хәлем яхшыра. Икенче тестны бирдем, аның нәтиҗәсен көтәм. Беренчесен ярый әле ясаттым, ясатмасам, авырганымны белмәс идем», — ди Альбина.

Алып баручы шулай ук тестның ничек алуларын да сөйләде. Ул иртән югары температура белән уянган, тамагы да авырган. Башка симптомнардан ул томауны, тәнгә таплар чыгуны, исләрне һәм тәмнәрне тоймый башлауны әйтте.

Альбина табибларны чакырган, әмма анализларны бушлай тапшыра алмаган, акча түләгәч генә тест тапшырган. Альбина әйтүенчә, тест тапшырганда табиб таякчыклар белән борын эченнән һәм тамак төбеннән анализ ала.

Альбина барлык саклык чараларын кулланганы хакында әйтә. 

«Битлек кидем. Барлык кагыйдәләрне дә үти идем. Авыруымны белгәч, аптырадым», — ди ул.

Хәзер Альбинаның хәле яхшыруга таба бара. Ул өйдә, табиблар кушканча дәвалана.

«Өйдә генә утырам. Ашамлыкларны китертәм. Сак булыгыз. Коронавирус авыруы чыннан да бар», — ди Альбина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100