news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Альбина Апанаеваның әнисе: «Малай дип көттек, кыз туды»

Җырчы әнисенең сөйләгәнен видеога яздырган.

news_top
Альбина Апанаеваның әнисе: «Малай дип көттек, кыз туды»
Александр Эшкинин

Бу көннәрдә җырчы Альбина Апанаева туган көнен билгеләп үтте.

Видеода иң якыннар гына җыелган табын артында җырчының әнисе Альбинаның ничек дөньяга тууы турында сөйли.

Аның апасы энекәш сораган булган. Гаиләдәгеләр малай туа дип көткән, ләкин икенче бала булып Альбина туган. Әнисе ул вакытта олы кызы сеңлесе туганга борчылыр дип курыкканын, ә хәзер апа белән сеңелнең дус-тату яшәүләренә куануын әйтә.

Дуслары сүзләренчә, Альбинаның әнисе бу хакта туган көн саен сөйли икән, әмма алар «сөйләгез, кызык» дип кенә тора.

Җырчының виртуаль дуслары: «Әби, һәрвакыттагыча, компания күңелен күрә», «Матур сөйли», - дип комментарийлар калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар