Альбина Апанаевадан «Ялкау» бәлеше рецепты
Бу бәлешнең камыры куе каймак кебек булырга тиеш.

Бәлеш камыры өчен 2 йомырка, каймак, майонез, тоз, 2 аш кашыгы он кирәк булачак.
Эчлек өчен: ит, бәрәңге, тоз, борыч.
Эш барышы:
Ит белән бәрәңгене шакмакларга турарга;
Тәменчә тоз белән борыч салып болгатырга;
Бу массаны майлаган табага салырга;
Камырны бәрәңге белән ит өстенә салырга;
Табаны фольга белән капларга һәм мичкә куярга.