news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Альбина Апанаева йокысызлыктан интегә

Альбина Апанаева "Йокысызлыктан ничек котылырга?" дип киңәш сорый.

news_top
Альбина Апанаева йокысызлыктан интегә
"Төн саен шундый хәл - йокы килә, йоклап булмый. Нишләргә? Бәлки тренировка һәм саунадан соң организм ял итә алмыйдыр? Әллә уйлар йокларга комачаулыймы? Сез мондый очракта нишлисез?" - дип сораган Альбина Апанаева.

Инстадуслары валерьянка һәм үлән чәйләре эчәргә, массаж ясатырга киңәш биргән. 

"Бөтенесен кичерергә һәм берни турында да уйламаска. Ярдәм итә".
"Мин бал белән сөт эчәм һәм яхшы әйберләр турында гына уйлыйм. Мәсәлән, кызым турында".

Йоклап китәр өчен туңырга киңәш итәләр. Юрганны ачып ташлап ятарга яки балконга чыгып торырга, аннары җылы урынга кереп ятып, йоклап китәргә киңәш итүчеләр дә бар. 

Инстадуслары тренировка, душ, саунаның тәнне уятканын, шул сәбәпле аларны кичкә калдырырга ярамаганын язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар