news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Альбина Апанаева хастаханәгә эләккән

news_top

Җырчы Альбина Апанаева хастаханәгә эләккән. Аңа бераз сәламәтлеген ныгытырга, операция дә кичерергә туры килгән. Бу турыда артист үзенең социаль челтәрдә сөйли.

Бүген инде бәйләвечләрне салдырдылар, трубкаларны алдылар. Операциядән соң дүртенче көн, әлегә барысы да әйбәт. Йотканда авырта, әмма трубкаларны алгач, йотарга җиңелрәк була башлады. Күп итеп су эчәргә, витаминнар эчәргә, сәламәтлекне сакларга куштылар.

Әле тиз генә чыгармаячаклар, ким дигәндә ун көн хастаханәдә ятарга туры киләчәк, – ди ул.

Җырчы сәламәтлеге белән кызыксынып, тизрәк тернәкләнүен теләп торган язылучыларына рәхмәт сүзләре дә җиткергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар