Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альбина Апанаева илкүләм матурлык бәйгесендә татарча җырлаган

news_top_970_100
Альбина Апанаева илкүләм матурлык бәйгесендә татарча җырлаган
Альбина Апанаеваның cоциаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Альбина Апанаева Ростовта узган «Миссис Россия International 2022» бәйгесендә катнашып, «Миссис талант» титулына ия булган. Илкүләм бәйгедәге хис-кичерешләре, чыгышы турында ул социаль челтәрләрдә сөйли.

«Хисләрем ташый. Кайчан да булса титуллар яулармын дип, һич кенә дә уйламаган идем. Әлеге бәйгедә мин «Миссис талант» булдым. Шулай ук миңа «Гранд Миссис Россия 2022» титулы да бирелде. Бик шатмын», – дип язган ул сәхифәсенә.

«Наше время» газетасы язуынча, әлеге бәйгедә Россиянең 8 шәһәреннән килгән 11 кыз көч сынашкан. Бәйге берничә көн дәвам иткән.

«Альбина жюрины әбисенең рецепты буенча пешерелгән мантый, кош теле, үләнле чәй һәм «Фәрештә күз яше» дигән пирог белән сыйлады. Без әлеге тәмле ризыкларны авыз иткән арада, кунаклар өчен татарча җыр башкарды», – дип хәбәр итә газета.

Җырчы бәйгенең финал өлешендәге иҗади номеры өчен дә «Бөркет» дигән татарча җыр сайлаган. «Бәйгенең регламенты буенча җырны 1,30 минутка калдырырга туры килде. Ләкин мин үземнең сәләтемне күрсәтергә җитештем, дип уйлыйм. Бу җырны тәрҗемә итеп булмый. Ул ничек бар – шулай матур»,– дип яза ул.

Бәйгенең һәр катнашучысы визит-карточкасыннан соң үзенең уй-теләкләрен белдергән. Альбина дөньяда тынычлык урнашуы турында хыяллануын әйткән. 

Альбина Апанаеваны әлеге җиңүе белән чын күңелдән тәбрик итәбез! 

 

Фото: © 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100