Җырчы Альбина Апанаева Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Сөенечле хәбәрне җырчы үзенең сәхифәсендә җиткерә.
«Көтеп алынган бүләгем. Бик зур рәхмәтләрем. Минем өчен бик кадерле бүләк. Аны нәкъ менә Новосибирск татар мәдәният үзәгенең юбилеенда алуыма аеруча шатмын», – ди ул.
«Альбина, синең өчен шатланабыз. Син моңа лаек. Нәрсә генә эшләсәң дә, аерым бер мәхәббәт белән башкарасың. Без – синең фанат», «Котлыйбыз. Алда яңалары булсын», «Алда тагын да зуррак уңышлар телибез сезгә», – дип, җырчының куанычын тамашачылары да уртаклашкан.
