Үз вакытында «Чын дустым» җырын башкарып популярлык казанган Альбина Апанаева һөнәрен алыштырырга җыенамы әллә? Җырчы үзенең зур максатына ирешеп – психолог белгечлеген тәмамлавы турында хәбәр иткән. «Мин хәзер – дипломлы психолог. Котлаулар кабул итәм. Бу – минем карьерамны үстерүгә зур өлеш кертәчәк», – дип язган ул.
Альбина югары уку йортын уңай билгеләргә генә тәмамлап, кызыл диплом алып чыккан.
Дуслары аңа яңа һөнәренең уңыш китерүен тели.