news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Альбина Апанаева биш еллык хыялын чынга ашырган

news_top
Альбина Апанаева биш еллык хыялын чынга ашырган
Фото: Альбина Апанаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Альбина Апанаева соңгы арада сәхнәдә сирәк күренә. Ул үзен балаларга вокал дәресләре бирүгә багышлаган. Шушы көннәрдә аның дуслары һәм ул укыткан балалар шатлыклы вакыйга шаһиты булды. Җырчы вокал студиясе ачкан.

Ачылыш чарасы Альбинаның якын дусты Дилә Нигъмәтуллина чыгышы белән башланган.

«Бүген Альбинаның хыялы чынга ашты. Ул аның өчен 5 ел тырышты – үзенең вокал студиясен ачты. Аның өчен бик шатмын», – дип яза Дилә Нигъмәтуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Үзегез һәм балагыз өчен мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Иң талантлы балалар аның концертында чыгыш ясаячак», – дип язалар социаль челтәрдә бу вакыйгадан фотолар белән бүлешүчеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар